16+

Стриптиз Олимпия уены булмакчы

Стриптиз спорты буенча Халыкара федерация президенты Тимоти Траутман «стриптизга каршы бик үк яхшы булмаган мөнәсәбәт белән көрәшергә җыена». Пилонлы спорт (колга әйләнәсендә бию) буенча халыкара ассоциация спортның бу төрен олимпиянеке итеп тануны таләп итә. Стандарт таләпләр үтәлгәннән соң, ассоциация халыкара олимпия комитетына (ХОК) тиешле петицияне тапшырачак. Үз чиратында ХОК гаризаны...

Стриптиз спорты буенча Халыкара федерация президенты Тимоти Траутман «стриптизга каршы бик үк яхшы булмаган мөнәсәбәт белән көрәшергә җыена». Пилонлы спорт (колга әйләнәсендә бию) буенча халыкара ассоциация спортның бу төрен олимпиянеке итеп тануны таләп итә. Стандарт таләпләр үтәлгәннән соң, ассоциация халыкара олимпия комитетына (ХОК) тиешле петицияне тапшырачак. Үз чиратында ХОК гаризаны караудан баш тартмый. «Колга әйләнәсендә биюләр спортның олимпия төрләре арасына керсен өчен Олимпия хартиясе таләпләренә җавап бирү мәҗбүри, - ди аның вәкилләренең берсе. - Әгәр дә пилонлы спорт белән бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләр мавыкканлыгы расланса, ул олимпия программасының бер өлеше булырга хаклы». Әмма биючеләрнең күпчелеге һәм ассоциация вәкилләре дә стриптизны олимпия уеннары арасында күзаллый алмыйлар. «Киң җәмәгатьчелек әле моңа әзер түгел дип уйлыйм», - ди Америка чемпионы Наташа Вонг. Траутман никадәр генә ашкынмасын, үзе дә стриптизчыларның Олимпия формасын 2020 елдан да алдарак киячәкләренә ышанмый. «Дөньякүләм танылуга юл озын булачак. Әмма 2020 елга аны олимпия уеннары исемлегенә кертәчәкләренә иманым камил», - ди ул. Сүз уңаеннан, Лондонда Олимпия уеннары башланырга берничә көн кала, пилонлы спорт буенча беренче дөнья чемпионаты үтте инде. Анда 25 илдән 60тан артык спортчы катнашты. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Украина биючесе Наталия Татаринцева алды. Россиядән Полина Волчек «бронза»га ия булды. Ир-атлар арасында беренчелек - Россиядән Евгений Грешиловта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading