16+

Студентлар сәламәтлекне сайлый

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы бара. Казанда 110 меңнән артык студент белем ала. Башкалабыз чын мәгънәсендә ВУЗлар шәһәре исемен йөртә. Студентларның күпчелеген Казан Идел буе федераль университеты берләштерә.

Студентлар сәламәтлекне сайлый

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы бара. Казанда 110 меңнән артык студент белем ала. Башкалабыз чын мәгънәсендә ВУЗлар шәһәре исемен йөртә. Студентларның күпчелеген Казан Идел буе федераль университеты берләштерә.

«Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында, шушы уку йортында әледән-әле чаралар оештырылуы - табигый күренеш. Универсиада авылында «Юк дип әйтә бел!» дигән лекторий үткәрелде. Университетның әлеге тулай торакларында (кампус) 7 мең студент яши.
Медицина, хокук саклау органнары, наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкилләре катнашында лекторийлар КНИТУ-КАИның уку бинасында, шулай ук җиңел сәнәгать институты тулай торагында да узачак. Булачак авиатөзүчеләр «КАИ - сәламәт яшәеш территориясе» шигарен күтәреп, үзләренең уку йортларына һәм тулай торакларына «ак үлем» зәхмәтен якын китермәүне максат итеп куйганнар.
«Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы көрәш хәрәкәте отрядлары активы 13 октябрьдә 15.00 сәгатьтә «Kazan-arena» футбол стадионы янәшәсендәге территориядә велосипедларда узыш оештыра. «Сәламәт узыш» чарасы кысаларында, наркотикларга каршы пропаганда җәелдерелә. Универсиада паркыннан «Казан» никахлашу сараена (ЗАГС) кадәр велосипедларда бару, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы максатларында, үткәрелми. Әлеге акция алда телгә алынган «Kazan-arena» футбол стадионы территориясенә күчерелде. Массакүләм велоузышта теләге булган һәр кеше (яшь чиге юк) катнаша ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading