16+

Су көттегезме?

Бистәләрдә үзәкләштерелгән суүткәргечкә рөхсәтсез рәвештә, үзбелдекләренчә, тоташкан шәхси йортлар су челтәреннән өзеләчәк.

Су көттегезме?

Бистәләрдә үзәкләштерелгән суүткәргечкә рөхсәтсез рәвештә, үзбелдекләренчә, тоташкан шәхси йортлар су челтәреннән өзеләчәк.

Бу хакта «Водоканал» предприятиесе директоры Андрей Егоров хәбәр итте. Казан территориясенә кергән 79 бистәнең 67се үзәкләштерелгән суүткәргечкә тоташтырылган, 12 бистә артезиан коесыннан файдалана.
- Бистәләрдәге суүткәргечләрнең гомум озынлыгы - 800 чакрым. Әлегә шуның 500 чакрымы гына шәһәр балансында. Су челтәре 90 процентка тузган, соңгы 3 елда 20 чакрым озынлыкта торба яңартылды», - диде Андрей Егоров.
Төньяк-көнчыгыш суүткәргеч төенендә кудыру станциясен төзү-көйләү эшләре бара. Ул Совет районындагы бистәләрне тәэмин итәчәк. Царицыно, Привольный, Константиновка, Тынычлык, Урман Аръягы бистәләрендә яшәүчеләрдән су юклыкка аеруча күп зарланулар кергәнлектән, алардагы суүткәргечләрне төзекләндерү эшләре планлаштырылганнан алгарак күчерелгән. Быел Кадышта - су каланчасы, Константиновкада суүткәргеч төзелеп бетәчәк. Карьер бистәсендә су кудыру станциясенә реконструкция шулай ук быел тәмамланачак. Әлеге станция Карьер, Нагорный, Яңа Сосновка бистәләренә су җибәрәчәк.
- Бу җәйдә Кадыш, Отары, Кече Клыки, Вознесенское, Петровский бистәләрендә балалар бакчалары биналары үзәкләштерелгән суүткәргечкә тоташтырылачак, - дип ышандырды Андрей Егоров.
Мәсьәләгә карата Казан мэры Илсур Метшин да үз фикерләрен белдерде.
- Бистәләр плансыз төзелгән, бу суүткәргечләр сузу эшен кыенлаштыра. Авыл башына салып куелган 2-3 катлы коттеджлар үткәргечләргә төрле зурлыктагы торбалар белән ялганып, тулы бер бистәгә су кытлыгы тудыра. Суүткәргечләрне яңарту бик кыйммәтле, ләкин эшне дәвам итәчәкбез. Шактый бистәләр инде быел ук су килүнең яхшырганлыгын сизәчәк, - диде башкала мэры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading