16+

Суперабитуриент, син кайда?

Булачак студентларның ата-аналары, эчләре пошып: «Балам укырга кая керер икән?» - дип баш ватканда, югары уку йортлары, абитуриентларның документларын кабул итү белән беррәттән, күңелләрен дә күтәрергә өлгерә.

Булачак студентларның ата-аналары, эчләре пошып: «Балам укырга кая керер икән?» - дип баш ватканда, югары уку йортлары, абитуриентларның документларын кабул итү белән беррәттән, күңелләрен дә күтәрергә өлгерә.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты мондый чараны республикабызда беренчеләрдән булып башлап җибәрде. 18 июль көнне әлеге уку йортының төп бинасы каршындагы мәйданда «Суперабитуриент» шоу-чарасы булып узды. Монда укырга керергә гариза тапшырган абитуриентларның буш вакытын күңелле уздыру, югары уку йорты тарихы турында кызыклы мәгълүматлар бирү әлеге чараның максаты булып торды.
Оештыру эшен тәэмин итү һәм мәгълүмати-техник ярдәм үзәге җитәкчесе Рөстәм Камалов:
- Без әлеге чараны 25 июльгә кадәр 5 дүшәмбе рәттән үткәрергә җыенган идек. Иделдә фаҗига булу сәбәпле, 11е көнне уздырылмады. «Суперабитуриент» шоуы «Билайн» компаниясе ярдәме белән үтә, - дип аңлатты.
Чараның үзенчәлеге шунда: атна дәвамында көн саен һәр 100 нче булып гариза тапшырган абитуриентларга модемнар һәм төп приз - кәрәзле телефон тапшырыла.
ТДГПУның матбугат үзәге җитәкчесе Сөләйман Нәҗмиев: «Университет хезмәткәрләре, волонтерлар белән берлектә, быел интернет аша гаризалар тутыру һәм аларны кабул итүне 42 районга барып оештырды», - диде. Ерак районнарда яшәп тә, 100 нче булып гариза тапшырганнарга бүләкләр барыбер тапшырылачак, дип ышандыра оештыручылар.
«Суперабитуриент», - дигәч, күз алдына барысын да белгән, үз алдына төгәл максатлар куйган булачак студент килеп баса. Нәкъ менә шундыйларны эзләде дә инде Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты. Аларны төрле конкурс-викториналар аша сайлап алдылар.
Һәр көнне 100 нче булып гариза тапшырган абитуриентлар сәхнәгә чакырылып, аларга модемнар бүләк ителде. Иҗади, спорт, интеллектуаль конкурсларда булачак студентлар актив катнашты. Ахырдан иң күп очкога ия булучыларга футболкалар, модемнар тапшырылды. Юлия Бородина белән Ника Горская бүләккә телефон отты. «Яңа уку елым бүләкләр белән башлануына шатмын. Лингвистика факультетына укырга керәсем килә», - диде Ника.
Әлеге чарага Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән килгән Гөлсу Төхфәтуллинаның физика-математика факультетында белем аласы килә. 1 нче сыйныфтан бирле математика белән кызыксына ул. Гөлсуның төгәл фәннәргә мәхәббәте шигърияткә булган мәхәббәте белән бергә үрелеп бара икән. Үзе рус теле, математика, физика, җәмгыять белеме, тарих буенча БДИлар тапшырган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading