16+

Сувенирлар сатуга чыкты чыгуын...

Островский урамында Универсиада символлары төшерелгән лицензияле товарлар сатучы «Xoposhow» кибете эшли башлады.

Сувенирлар сатуга чыкты чыгуын...

Островский урамында Универсиада символлары төшерелгән лицензияле товарлар сатучы «Xoposhow» кибете эшли башлады.

Казан кибетләре һәм киосклары, Төркия шәһәрләрендәге кебек, меңнәрчә төрле сувенирларга күмелер дип өметләнгән идем. «Хорошев» кибетчеге, миңа калса, исеменә туры килеп үк бетмәгән. Товар ассортименты аз. Моның өстенә бәяләр дә гади халык өчен түгел. Иң арзан саналган брелок - 150 , нәни барс сыны - 250, студентларны һәм мәктәп укучыларын күздә тотып эшләнгән флекша-беләзек - 550 сум. Мәңге хәерче студент ул товарны ни-нәрсәсе белән сатып алсын?! Гап-гади сәгатьләр, гәрчә Универсиада символы төшерелсә дә, башка кибетләрдәгедән күпкә кыйммәт. Мәсәлән, кул сәгате - 1350-2000, стенаныкы - 420-500, будильник - 380 сум. Мәшһүр матрешкага кызыксаң, 500-1000 сум акчаңны әзерлә. Юл сумкалары 500-1350 сум. Шушылар белән товар ассортименты тәмам дисәң дә ярый. Футболкалар һәм баш киемнәре җәй ахырларына таба китереләчәк. Халык ябырылырга тиешле әлеге сәүдә ноктасында бер кеше дә юк. Мондый кыйммәтле җиргә кем керсен соң?! «Универсиада дирекциясе» җитәкчеләре Универсиада символлы товарлар төрләрен арттыру һәм, иң әһәмиятлесе, арзанлы сувенирлар сату мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтерләр, бәлки.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading