16+

Свияжскида классик музыка бәйрәме уза

Свияжск утрау-шәһәрчегендә 30 майдан 1 июньгә кадәр «Музыка вокруг нас» дип аталган I Бөтенроссия яшьләр классик музыка фестивале узачак.

Свияжскида классик музыка бәйрәме уза

Свияжск утрау-шәһәрчегендә 30 майдан 1 июньгә кадәр «Музыка вокруг нас» дип аталган I Бөтенроссия яшьләр классик музыка фестивале узачак.

Әлеге фестивальнең Казан шәһәрендә Мәдәният елы кысаларында, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев ярдәме белән узуын да әйтергә кирәк. «Музыка вокруг нас» мәдәни-агарту проектының төп максатлары - классик музыканы популярлаштыру, яңа талантларны ачу, Казан-Свияжск туристлык юнәлешен үстерү. Фестивальдә катнашучылар Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан кебек зур шәһәрләрен тәкъдим итәчәкләр. С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында күренекле музыкантларның мастер-класслары да көтелә. Аерым алганда, 30 май көнне Санкт-Петербург Капелласы симфоник оркестры һәм хоры дирижеры Илья Дербилов белән Ярославль академия симфоник оркестры дирижеры Мурад Аннамамедов кыллы, тынлы, фортепиано һәм камералы ансамбльләр буенча мастер-класслар уздырачаклар. 1 июньдә исә Италия дирижеры Марко Боэми - вокалчылар, ә Н.Җиһанов исемендәге КДКның махсус фортепиано кафедрасы мөдире, профессор Әлфия Бурнашева пианистлар өчен мастер-класслар уздыра.
Фестивальнең ачылыш (30 майда 18.30 сәгатьтә) һәм ябылу (1июньдә) тантаналары С.Сәйдәшев исеменлдәге дәүләт зур концертлар залында узачак. Ә 31 май - Свияжскида фестиваль көне. Иртәнге 10.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр бәйрәм гөрләячәк биредә. Фестивальдә катнашучылар белән бер сәхнәдә IV Бөтенроссия Г.Тукай исемендәге сәнгатьле укучылар бәйгесе җиңүчеләре дә чыгыш ясаячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading