16+

Сыйфатка игътибар артачак

«Җитештерүче оешмалар, кыйммәтле ингредиентларны очсызракларына алмаштырып, продукциянең үз хакын киметү юлы белән бара, ә бу әзер продуктның сыйфатында чагылыш таба. Моның белән иң күбе шәхси лабораторияләре булмаган вак эшмәкәрләр шөгыльләнә», - дип сөйләде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлегенең бүлек мөдире Розалия Арсланова «Татмедиа» басма һәм...

Аның фикеренчә, продуктның бәясе түбән булу аның сыйфатсызлыгына ишарә булырга мөмкин. Ул базарда үзләрен күрсәтеп өлгергән эре җитештерүчеләрнең продукциясен алырга киңәш итте.
Ә сыйфатсыз товар белән көрәшү өчен, Татарстанда тиздән «2013-2015 елларга ТРда кулланучылар хокукларын комплекслы рәвештә яклауны үстерү» өчен максатчан программа эшли башлаячак. Аның кысаларында, халык кулланылышында булган товарларга билгеләнгән күрсәткечләрнең барлык спекторлары, шул исәптән физик-химия, микробиология, радиология, ГМО буенча экспертизалар уздыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта тикшерүгә мохтаҗ булган товарларның исемлеге төзелә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һөнәриләре бу эштә аларга халык ярдәмгә килер дип ышана. Нинди дә булса товарның сыйфатыннан канәгать булмасагыз, әлеге ведомствоның сайтына сез дә мөрәҗәгать итә аласыз. Ниндидер товарга зарланулар күбәеп китсә, аңа экспертиза үткәреләчәк һәм аның нәтиҗәләрен шунда ук карарга да мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading