16+

Сөйлә әле зарларыңны...

Безнең илдә түрәләр белән элемтәгә керүнең җиңел юлын күпләр белеп бетермиләр. Ә бит югыйсә Татарстан халкының аларга моң-зарлары җитәрлек. Экология, юллар начар, белем бирү, укыту дәрәҗәсе түбән, авыл хуҗалыгы артка тәгәри һәм башкалар.

Эшне нәрсәдән башлыйбыз? Иң беренче интернетка керергә кирәк. Аннан республикабызның «Рәсми Татарстан» («Официальный Татарстан») порталын - tatarstan.ru сайтын эзләп табабыз. Биредә ТР Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте, ТРның шәһәр һәм районнары, Дәүләт хезмәтләре, «Универсиада-2013» һәм башка дәүләт оешмалары, министрлык, ведомстволар турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Зарыбызны хакимияттәге түрәләргә җиткерү өчен, түбәндәгечә тәртиптә барырга кирәк: tatarstan.ru - «Услуги» (сайтның уң ягында урнашкан) - «Народный контроль» - «Добавить событие».
«Народный контроль» битенә кергәч, анда башкаларның хатларын да укырга мөмкин. Шул ук вакытта аның кайсы район яки шәһәргә каравын, ни дәрәҗәдә хәл ителү яки кире кагылу алдында торуын да ачыкларга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading