16+

Сүзегез булса, җыенга әзерләнегез

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 480нән артык кеше депутатлыкка кандидат булып теркәлгән, шуларның 260тан артыгы бермандатлы сайлау округларыннан.

Сүзегез булса, җыенга әзерләнегез

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 480нән артык кеше депутатлыкка кандидат булып теркәлгән, шуларның 260тан артыгы бермандатлы сайлау округларыннан.

- Быелның 14 сентябрендә узачак сайлауларга депутатлыкка кандидат сыфатында теркәлергә бер атна гына вакыт калып бара. 2009 елны исемлекләрне теркәү тәмамланырга 8 көн калганда 370 кандидат иде, ә быел инде 480 кеше. Күрәсез, сан ничек үсә, - диде Республиканың үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге үзләренең партияләре исемлегеннән 56 кешене Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтте, аларны кичә регистрацияләделәр.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов партия Халык җыены дип аталган яңа проект буенча эшли башлаганлыкларны хәбәр итте.
- Үзәк сайлау комиссиясеннән таныклык алдык, хәзер сайлау алды кампаниясе башларга тулы хокукыбыз бар. Халык белән очрашулар башлыйбыз, районнарга һәм авылларга чыгачакбыз. Халык җыеннарында урыннарга барып, шундагы проблемаларны, аларны борчыган мәсьәләләрне күтәрәчәкбез. Әлеге проект кысаларында депутатлыкка кандидатлар, шул исәптән бер мандатлылар да сайлаучылар белән очраша, киләсе бишьеллыкта конкрет территорияләрне үстерү өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында фикерләшә. Очрашулар район үзәкләреннән башлана. Беренче халык җыены инде бу шимбәдә үк оештырылачак, - диде ул.
Быелгы сайлау кампаниясендә «Бердәм Россия» шәһәр һәм авыл үсеше, тормыш дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләләренә тагын да зуррак игътибар бирәчәк.
- Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт әйтеп килгәнчә, Татарстан халкы шунда яшәргә теләгән һәм беркая да китәргә уйламаган, инвестицияләр җәлеп итүче, ышанычлы адымнар белән алга баручы республика булуы мөһим. Без шул юнәлештә эшлибез, - диде «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading