16+

Табибларга хезмәт хакын яңача түләргә җыеналар

Тиздән табиблар хез­мәт хакын яңача ала баш­лаячак. Аның күләме та­­библарның профессиональ осталыкларына һәм тәҗрибәләренә карап билгеләнәчәк.

Табибларга хезмәт хакын яңача түләргә җыеналар

Тиздән табиблар хез­мәт хакын яңача ала баш­лаячак. Аның күләме та­­библарның профессиональ осталыкларына һәм тәҗрибәләренә карап билгеләнәчәк.

Сүз нәтиҗәле контракт системасын кертү турында бара. Бу яңа системадан иң беренче чиратта пациентлар отарга тиеш. РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйткәнчә, нәкъ менә алар турында уйларга кирәк тә. Әлеге яңалыкның нәтиҗәсе булып, медицина хезмәтен тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү торачак. Шулай итеп, дәүләт медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы ике күрсәткечкә бәйле булачак, шул исәптән табибларның үз эшләрен ничек оста итеп башкаруларына да, ягъни хезмәт хакы табиб эшенең сыйфатына һәм никадәр катлаулы булуына карап билгеләнер дип көтелә. Әгәр дә әлеге система эшли башласа, 2018 елга табибның уртача хезмәт хакы хәзергесеннән 200 процентка артачак. Бүгенге көндәге хезмәт хакы түләү системасыннан исә бөтенләй баш тартырга уйлыйлар.
Хезмәт хакы түләүнең яңа системасы эшли башласын өчен, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәм күрсәтүнең сыйфатын һәм катлаулылыгын билгели торган билгеле бер критерийлар эшләп чыгарырга җыена, төрле белгечлекләр өчен нормалар төрле булыр дип планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading