16+

Талоннар кире «кайта»

Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аз керемле гаиләләр өчен яңа социаль программа эшләгән. Шуның кысаларында билгеле бер категория гражданнарга махсус пластик карталар ­биреләчәк.

Талоннар кире «кайта»

Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аз керемле гаиләләр өчен яңа социаль программа эшләгән. Шуның кысаларында билгеле бер категория гражданнарга махсус пластик карталар ­биреләчәк.

Андагы акча эквиваленты белән 1400 сумга тәңгәл булган бонуслар ярдәмендә кибеттән ит, сөт, балык, күкәй, җиләк-җимеш, яшелчә алып булачак. Әмма ике шарт белән: әлеге акчага тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр алмаска һәм продуктлар үзебездә җитештерелгән булырга тиеш. Бу үзенә күрә ике куянның койрыгын тоту була: аз керемлеләргә дә булышалар, җирле җитештерүчеләргә дә теләктәшлек күрсәтәләр. Пластик карточканы орлыклар, үсентеләр яки терлеккә азык алганда да кулланырга була. Документтан күренгәнчә, ай буена кулланылмаган бонуслар икенче айга күчми, яна икән. (Акча җиткерә алмаучыларның бонуслары кулланылмыйча калырмы икән?!)

Америка тәҗрибәсе

Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров сүзләренчә, әлеге проект дөньяның бик күп илләрендә гамәлгә ашырыла. Безнекеләр Америка тәҗрибәсен кулланырга булган. Америкада ул инде илле ел гамәлдә. Уртача һәр кешегә анда аена 130 долларга талон бирелә. Безнең акчалар белән исәп­ләгәндә, ул 7540 сум булып чыга.

Министрлык тәкъдим иткән программаны Икътисади үсеш министрлыгы да хуплаган. Финанслар министрлыгы белән берлектә, программаны ахыргача эшләп бетерәсе генә калган.

Ведомстводагылар, карточкалар адреслы булачак, аларны социаль хезмәтләр бирәчәк, дип ышандыра. Росстат мәгълүматлары буенча, мохтаҗлар исемлегенә ил буенча 21 миллионнан артык кеше кергән. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы яңа программа өчен 2017 елда 70 миллиард сум акча тотарга уйлый, әмма бу акчалар 21 миллион кеше өчен җитмәячәк. Шуңа да иләк аша кат-кат уздырылачак­лар. Ә ул кемнәргә эләгәчәк соң? Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, кеше башына туры килгән яшәү минимумы һәр категория өчен төрлечә. Министрлар кабинеты карары нигезендә, 2016 елның дүртенче кварталында яшәү минимумы, уртача алганда, 8108 сум дип билгеләнгән. Эшләүче кешеләр өчен ул - 8657, пенсионерларга - 6644, балаларга - 8027 сум.

Идеясе әйбәт әйбәтен...

Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев «социаль ярдәм адреслы булганда, әлеге программа чынлап та нәтиҗәле булачак» дигән фикердә.

- Әлеге система иң бай илләрдә дә бар. Аз керемле гаиләләргә ярдәм кулы сузу - төп бурычларның берсе. Программаның идеясе әйбәт, әмма аны гамәлгә ашыру механизмнарын яхшылап уйлап бетерәсе бар. Ашыгу - шайтаннан дигән гыйбарә бар бездә. Мондый эштә ашыгу кирәкми. Халыкка сыйфатсыз товар тәкъдим ителмәсен, коррупциягә дә урын калмасын, - ди ул.
Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев сүзләренчә, адреслы электрон карточкалар булдыру идеясе юктан гына барлыкка килмәгән.

- Мохтаҗларның саны соңгы елларда арт­ты, аларга һичшиксез ярдәм күрсәтелергә тиеш. Хөкүмәт тә аларны яклауны үзенең бурычы итеп күрә. Бонусларны да нәкъ менә продуктлар алуга тоту шарты да уйланып эшләнгән. Җирле җитештерүчеләрне дә күз алдында тотканнар. Бу - дәүләт заказы дияргә була. Аларны да яклауның бер гарантиясе булып тора. Әмма программаның тискәре яклары да юк түгел. Билгеле бер продуктлар гына алырга тиеш булгач, аларның сыйфаты да начарланырга мөмкин. Тагын бер проблема чыкмагае, ул да булса - продукт­ларга бәя кү­тәрелү. Монополистлар, сүз куешып, бәяне дә күтәреп куярга мөмкин бит, - ди ул.



Яңа программа турындагы фикерен сорап, без Казан илкүләм тикшеренү-технология институтының икътисад ка­федрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Булат Бакиевка да шалтыраттык.
- Яңа карточка системасының никадәр уңышлы булу-булмавы турында әйтергә иртәрәк. Программаның бөтен детальләре дә безгә билгеле түгел. Миңа калса, анда күп нәрсә уйланылып бетмәгән кебек. Аерым алганда, оештыру процессы сораулар тудыра. Аның өчен документларны җыя, өйрәнә, тикшерә торган махсус инфраструктура, штат булдырырга, җиһазлар сатып алырга кирәк. Ә түләүләрнең күләме бик аз, бер кешегә аена 1200 сум. Бу системаны эшләтеп җибәрү өчен генә дә хөкүмәткә күп акчалар тотарга туры киләчәк. Шуңа да аз керемле халыкка ярдәм итүнең гадирәк схемасын уйлап табарга кирәк. Әйтик, аларның эш хакыннан тотып калына торган акчаларының, ягъни керемгә салымның күләмен киметергә була, - диде ул.

Иске яңа карточка

Карточка системасы яңалык түгел. Беренче тапкыр ул Беренче бөтендөнья сугышы чорында кертелә. Большевиклар вакытында кызылармиячеләр, эшчеләр, шахтерлар, тимерьюлчылар иң яхшы паекларны алган. 1929 елда СССРда ипине карточка белән генә алып булган. 1930 елда инде башка төр товарларны алу өчен дә карточка кирәк булган. 1941 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта тагын карточка системасы кертелә. 80нче еллар башында да талоннар кулланылды. 1993 елга кадәр халык аракы, шикәр, чәй, тәмәке, ярма, сабын, кер порошогын шул талон белән алды. Буш кибет киштәләрен, су буе чиратларны әле дә хәтерләүчеләр күптер. Талонның үзен алыр өчен дә чират була иде. Ул вакыттагы талоннар акчаны алыштырмады, дефицит товарны алу мөмкинлеген генә бирде. Акча бар, аны алырга әйбер юк иде бит. Хәзер дә бар ул талоннар, әйтик, «Бәхетле» социаль ашханәләрендә аз керемле гаиләләр талоннар белән бушка туклана. Кулинария производствосы директоры урынбасары Лилия Габдрәшитова «ШК»га сөйләгәнчә, социаль ашханәләр Казанда -алтау һәм Нократ Аланында - бер.

- Ашханәләр 2006 елдан эшли башлады. Аларда 1120 кеше туклана, барысы да аз керемле гаиләләрдән. Исемлекләрен социаль яклау бүлекләре булдыра. Талоннарны да ай башында шуннан алалар, - ди ул.

Талон кертмичә булмый

Түбән Каманың җәмигъ мәчетенә бер эшмәкәр көн дә 20 ипи калдырып китә. Пенсияләре аз әби-бабайлар, мохтаҗ кешеләр яңа пешкән икмәкне сөенә-сөенә ала. Мәчетнең имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренчә, алга таба 50шәр ипи китертү уе бар, әмма ипи өләшү өчен махсус талон кертми булмый.

- Тәртип дигән нәрсә бетте. Ипи алырга дип берәр сәгать алдан киләләр. Икмәк китерүче егетнең каршына чыгып басалар. Кемдер үзенә генә түгел, күршегә дә дип алган була. Контрольгә саласы иде бу эшне. Мин моны талон системасы белән хәл итеп була, дип уйлыйм. Һәр микрорайонның җитәкчесенә чыгып, йорт өчен җаваплы кешеләр белән берлектә, мохтаҗларның исемлеген булдырасы иде, - ди ул.

Татарстанда 300 мең­ләп кеше фәкыйрьлек чигендә яши, дип яза kommersant.ru. Бу - республика халкының 7,6 проценты дигән сүз. Аларның кереме 8077 сумнан да кимрәк. 2016 елда татарстанлыларның акчалата керемнәре 3,3 процентка кимегән. Татарстан халкының уртача айлык кереме 2016 елның гыйнвар-ноябрендә 31,7 мең сум тәшкил иткән. 2015 елда ул 32,16 мең сум булган. Татарстан халкы кеременең күп өлешен азык-төлеккә тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading