16+

Танкист

Казан танк училищесы мәйданына җиңел генә эләгеп булмый. Ул дәүләт эчендәге дәүләт кебек үз кануннарына буйсынып, үз таләпләре белән яши. Шулай да Ватанны саклаучылар көне алдыннан танк гаскәрләре өчен офицерлар тәрбияләүче ­Россиядәге бердәнбер уку йорты белән танышу җае чыкты.

Танкист

Казан танк училищесы мәйданына җиңел генә эләгеп булмый. Ул дәүләт эчендәге дәүләт кебек үз кануннарына буйсынып, үз таләпләре белән яши. Шулай да Ватанны саклаучылар көне алдыннан танк гаскәрләре өчен офицерлар тәрбияләүче ­Россиядәге бердәнбер уку йорты белән танышу җае чыкты.

Иң-иңнәр кирәк

Биредә бөтен ил буенча җыелган 4 меңгә якын кеше белем ала. Офицерларның күбесе хәрби тормышны инде мәктәп бусагасын атлап кергәнче сайлап куйган була. Шуңа да конкурс зур: бер урынга якынча биш-алты кеше туры килә.

- Училищега 17 яшьтән укырга керергә ярый. Гади мәктәпләрдән дә, Суворов, кадет мәктәпләреннән дә киләләр. Ләкин без бөтен кешегә дә бер үк төрле таләпләр куябыз. киләчәктә алар - Россия армиясен җи­тәкләүче кешеләр, шуңа да иң-иңнәрен генә сайлап алабыз. Укырга кергән егетләр арасында армия хезмәтеннән кайтканнар да бар, - диде шәхси состав белән эш итү буенча училище җитәкчесе урынбасары Владимир Попов.

Егетләрнең училищедагы беренче елы чакыру буенча армиядә хезмәт итүгә тиң булса, икенче курстан алар Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзи. Укуларын тәмамлагач, контракт тагын биш елга озынайтыла. Офицерларны илнең теләсә кайсы ноктасына җибәрергә мөмкиннәр. Училищены «биш­ле» билгесенә генә тәмамлаган, уку барышында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән егетләргә исә хезмәт итәсе частьларын үзләренә сайларга мөмкинлек бирәләр.

Уку йортында хәрби династияләр күп. IV курста укучы Михаил Лагочев Ставрополь шәһәреннән килгән.

- Казанга мин сигез ел элек күчендем. Башта Суворов училищесында белем алдым, соңыннан танк училищесына кердем. 1969 елда әлеге уку йортын әти дә тәмамлаган иде. Мин дә аның эзеннән киттем, - ди яшь офицер.

Суворов училищесын ул гел «биш»кә генә тәмамлый. Бу уку йортында да «алтын»га бара. Суворовчылар мәктәбен узган егет буларак, укырга керү җиңел бирелә. Укырга кергәндә, 18 тапкыр турникта күтәрелә, 100 метрны - 12,2 секундта, 3 чакрым араны 11 минутта йөгереп үтә. Егеткә мини футбол буенча спорт мастеры булуы да ярдәм итә. Сак­лану министрлыгы спорт белән шөгыльләнгән егетләрне һәр яктан хуплый икән.

- Хәзерге вакытта миңа лейтенант дәрәҗәсен бирүләрен көтәм. Укып бетергәч тә, теләсә кайсы частьне сайлый алам, ләкин бу җаваплы эшне язмышыма тапшырам. Кая җибәрүләре мөһим түгел, иң мөһиме - минем файдам тия торган җир булсын, - ди егет.

Булачак министр

Нинди генә курсанттан сорама, иң истә калган мизгелләре буларак, Җиңү парадында катнашу һәм кулга корал тоту, дип җавап бирә алар.

- Танкта бер тапкыр да йөрмәгән, атып карамаган офицер чын мәгънәсендә үзен танкист дип әйтә алмый әле. Күз алдыгызга китерегез, 46 тонналы машина син ни кушасың, шуны эшли. Бу искиткеч хисләр. Училище техникага, армиягә, ватанга мәхәббәт тәрбияләде. Мин инде үземне хәрби тормыштан башка күз алдына да китермим. Илгә хезмәт итү минем каныма сеңгән, бу минем бурыч, - ди Михаил.

Генерал булырга теләмәгән солдат - начар солдат, диләр. Аның максатлары тагын да югарырак.

- Генерал исеме белән генә чикләнмәячәкмен. Хыялым - сак­лану министры булу. Министр Сергей Шойгу белән очрашып сөйләшкән бар. Мин аңардан үрнәк алырга тырышам, - диде егет.

Михаил бүген үзе взвод җитәкли. Аның кул астындагы егетләр белән дә таныштык. Өч катлы казармада 123 кеше яши. Биредә искиткеч чиста. Офицерларның ял бүлмәсе түрендә үк зур пианино тора. Курсантларның 80 проценты пианино белән гитарада уйный белә икән. Компьютер уеннарын исә шахмат белән шашка алыштыра. Офицерларның үзенчәлекле хоббилары да бар: алар, ярыша-ярыша, аквариум тота. Шуңа да казарманың һәм почмагында төрледән-төрле балыклар белән аквариумнар. Көн саен телефоннан якыннары белән 30 минут сөйләшергә мөмкин.

- «Увольнение» вакытында кинога йөрибез, төрле чараларда катнашабыз. Курсант өчен Казанның бөтен ишекләре дә ачык. Без хәтта шәһәр бассейннарына бушка йөрибез. Без бит дәүләт серен саклыйбыз, шуңа күрә телефоннардан еш куллана алмавыбыз аңлашыла да. Гомумән, уку йорты төрле яктан үсү өчен мөмкинлек биргән. Граждан тормышындагы егетләр һәм кызлар телефоннарыннан аерыла алмый, ә без чын тормыш белән яшибез, - ди егетләр.

Офицерларга иртә белән торып урын-җирне җыештыру, форточканы ачып бүлмәне җилләтү һәм спорт киемен кию өчен - ике минут, юыну өчен - ун, физкультурага 40 минут вакыт бирелә. Алар көн саен 5-7 чакрымга йөгерергә тиеш. Бәлки шуңадыр да хәрбиләр бар яктан да төгәллекне ярата.


Бөек Ватан сугышы вакытында училище 5000гә якын танкчы әзерли. Шуларның 39ы Советлар Союзы герое исеме ала.


Кызлар эше түгел

Алар укыганда ук танклар белән эш итә. Уку йорты территориясендә чын хәрби техника тора. Җир өстеннән йөри торганнардан тыш, суда йөзә һәм су астыннан йөри торган танклар да бар монда. Танклар тыштан шулкадәр зур булып күренсә дә, эчкә кергәч, артык хәрәкәтләргә урын калмый икән. Командир, механик, наводчикның - һәрберсенең үз урыны. Алар бер-берсе белән махсус элемтә аша аралаша. Танк әйләнә калса, астында запас чыгу юлы бар.

- Танкны сүтеп җыю - егетләрнең иң яраткан шөгыле. Техниканы яратмаган кеше бездә укый алмый, - ди техниканы ремонтлау һәм куллану кафедрасы профессоры Марс Әхтәриев.

Тормышта төрле очрак булырга мөмкин, укуын тәмамлап та, хәрби хезмәткә китә алмаган егетләр биредә персонал белән идарә итүче белгечлеген алып чыга.

Егетләр генә түгел, күп кенә кызларның да хыялы бу танк училищесы. Тик аларны алмыйлар.

- Безнең хезмәт кызлар өчен түгел. Физик яктан бик авыр эш бу. Затворның клины гына да 70 кг, аккумулятор да шуның кадәр авырлыкта. Снярядларның берсе 20шәр кило, - ди Владимир Попов.

Ләкин Казан танк училищесын тәмамлаган хатын-кыз бар икән тарихта. Ул - танылган сәясәтче, революционер Сергей Кировның кызы Евгения Кострикова. 1944 елда ул танк училищесында кыска вакытлы курсларны бары тик «бишле»гә генә тәмамлап, Т-34 танкында командир булып хезмәт итә. Аның танкы Берлинга кадәр барып җитә.

Ничек укырга керергә?
1. БДИ: математика (төп юнәлеш), рус теле, җәмгыять белеме буенча.
2. Училищега укырга керергә теләгән егетнең сәламәтлеге «А» категориясендә булырга тиеш.
3. Физик әзерлек: кыска (100 метр) һәм озын (3 чакрым) дистанциягә йөгерү, турниктан күтәрелү.
4. Психологик тест.
5. Укырга кергән егетләргә хәрби һәм дәүләт серләре ачыла. Шуңа да ата-аналарның, якын туганнарның нинди дә булса җинаять эшенә тартылмаулары, закон бозмаулары мөһим.

Стипендия:
I курста - 2 мең сум (каникул вакытында өйгә кайтып килү өчен юл бәясен хөкүмәт түли).
II-IV курста - 15-20 мең.

Казан танк училищесы хезмәткәрләре барлык хәрбиләрне һәм армиядә хезмәт иткән ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлый.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading