16+

Таныклык җиңел бирелмәячәк

Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын идарә итү хокукы таныклыгы алу өчен имтиханнар бирүнең яңа кагыйдәләрен әзерләде.

Таныклык җиңел бирелмәячәк

Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын идарә итү хокукы таныклыгы алу өчен имтиханнар бирүнең яңа кагыйдәләрен әзерләде.

10 августта Россия Эчке эшләр министрлыгы үзенең сайтында әлеге боерыкның проектын тәкъдим итте. Имтихан узу шактый кырыслана. Моның җитди сәбәпләре дә бар. Россиядә 2010 елда 2,2 миллион, ә узган ел 2,1 миллион кеше техника белән идарә итү таныклыгы алган. Әмма 2011 елны 27 мең яшь автоһәвәскәр катнашында авария килеп чыккан. Бу - аннан алдагы елгыдан 11 процентка күбрәк.
Яңа кагыйдәләр буенча, имтиханнар бирү вакыты 4-5 сәгатьтән 3,5 сәгатькә калдырылачак. Сораулар (тест) саны арттырыла. Хата җибәргән очракта, булачак шофер һәр хатасы өчен тагын 5 өстәмә сорауга җавап бирергә тиеш була. Шул ук вакытта, яңа кагыйдәләрдә язылганча, фәкать ике генә хата җибәрергә рөхсәт ителә. Гамәли өлеш 5 элементтан 4кә калдырылачак. Элек 5тән өчесе үтәлсә, гамәли имтихан бирелгән, дип санала иде. Хәзер 4 элементны да тапшыру зарур. Болар: «тау күтәрелешендә тукталыш ясау һәм күтәрелүне кабат дәвам итү», «автомобильне арткы хәрәкәт белән янәшә кую», «90 градуска борылыш ясау», «борылыш һәм автомобильне тукталышка кую». Мондый күнекмәләр «В», «С», «Д» категорияләре өчен. Автомәктәпләр имтиханнар бирүне оештыруда катнаштырылмаячаклар. Яңа боерык 2013 елның 1 февраленнән гамәлгә керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading