16+

Тарихи биналар җимерелгәнен көтәр өчен бирелми

Шамов хастаханәсе бинасы, Чернояровский пассажы һәм Театр урамындагы йорт һаман да төзекләндерүгә керешелмәгәнлеге сәбәпле, тартып алынып, башка инвесторларга тапшырылды.

Тарихи биналар җимерелгәнен көтәр өчен бирелми

Шамов хастаханәсе бинасы, Чернояровский пассажы һәм Театр урамындагы йорт һаман да төзекләндерүгә керешелмәгәнлеге сәбәпле, тартып алынып, башка инвесторларга тапшырылды.

Казанның тарихи үзәген торгызу буенча комиссия утырышында бу хәбәрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Руслан Шакиров җиткерде. Шамов хастаханәсе бинасын «Корпорация развития РТ» ачык акционерлык җәмгыяте, Чернояровский пассажын шәхси зат К.Шәйдаров, ә Театр ур., 1 адресындагы бинаны Ш.Юсупов алган.
Башкалада 105 бинаны торгызу-төзекләндерү тәмамланган, 182 бинада эшләр график нигезендә дәвам итә. 72 бина катлаулы реконструкциягә һәм реставрациягә мохтаҗ. Мондый эшләр инде 13 корылмада башкарылган. Мөһим биналардан - Александровский пассажында, Фукс йортында һәм «Казан» кунакханәсендә актив рәвештә торгызу эшләре бара.
Комиссия утырышында «Иске шәһәр» префектурасы префекты Линар Закиров сөйләгәнчә, Иске Татар бистәсендә К.Насыйри урамында Кушаевлар һәм Казаковлар утарларын төзекләндерү бара. Ш.Мәрҗани һәм Г.Камал урамнарындагы тарихи агач йортлар инде торгызылган. «Президент белән берлектә эшләр барышын карап узганда, Каюм Насыйри урамын җәяүлеләр урамына әйләндерү мәсьәләсе кузгатылды. Хәзергә исә берничә рәт итеп куелган машиналар арасыннан үтәрлек түгел», - диде Линар Закиров. Аның әйтүенчә, туристлар агымы артканнан-арта бара, шунлыктан, туристлар автобуслары тукталышлары, җәяүлеләр һәм биредә яшәүчеләрнең автомобильләре өчен аерым юллар төзү зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әверелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading