16+

Тарихи биналарга чүп-чар түгелә

Казанда узган көздә җыештырылып калдырылган 55 тарихи бинаның 12сенең кадакланган тәрәзәләре һәм ишекләре янә кубарып алынган.

Тарихи биналарга чүп-чар түгелә

Казанда узган көздә җыештырылып калдырылган 55 тарихи бинаның 12сенең кадакланган тәрәзәләре һәм ишекләре янә кубарып алынган.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әнә шул хакта хәбәр итте. Мәгълүм булганча, шимбә өмәләрендә мэрия һәм район хакимиятләре хезмәткәрләре, идарәче компанияләр һәм подрядчы оешмалар эшчеләре, студентлар, казанлылар тарихи биналар территорияләрен җыештырганнар иде. Тукай, Мәскәү, Чернышевский, Япеев, Рахматуллин һәм Кремль урамнарындагы буш торучы биналарның тәрәзә һәм ишек каплагычлары кубарылган. «Тәрәзәләр кабат кадакланылачак. Биналар тирәсендә әлегә кар, әмма кар эрегәч, территориягә янә чүп-чар түгелгәнлеге ачыкланырга мөмкин», - диде Александр Лобов. Бу уңайдан мэр Илсур Метшин язгы якта рөхсәтсез чүплекләрнең күпләп фаш ителүен искәртте. «Тарихи биналарның чүп-чарга күмелүенең төп чыганагы - шәһәр үзәгендәге рөхсәтсез сәүдә базарлары һәм корылмалары», - диде мэр.
Шәһәр эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Рөстәм Кадыйров әйткәнчә, быел рөхсәтсез сәүдә алып баручы һәм шәһәр үзәген чүпләүче затларга 160 беркетмә тутырылган. Нариманов урамындагы базар тирәсендә кагыйдәләрне бозуның 134 очрагы теркәлгән. Илсур Метшин базар җитәкчелегенә карата тагын да кырысрак аңлату эшләре үткәрергә боерды.
Чүп-чарның тагын бер чыганагы - төзелеш эшләре. Төзелеш калдыклары кайчак шәһәр эчендәге ерганакларга һәм яшел зонага гына түгелә. Мэр Илсур Метшин: «Штрафлар тиешле нәтиҗәне бирми. Төзелеш чүп-чары өчен вакытлы полигоннар ачу кирәк һәм алар түләүсез файдаланылырга тиеш. Шәһәр бюджеты акчаларын бөтен шәһәр буенча чүп-чар җыештыруга тотканчы, төзелеш калдыкларын бушатучы вакытлы полигоннар оештыруга тоту әйбәтрәк булыр», - дип, фикерләре белән уртаклашты. Казанда төзелеш калдыклары өчен кимендә 4 урында вакытлы полигон ясау ниятләнелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading