16+

Тарихи биналарны төзекләндерү дәвам итәчәк

Казанның тарихи үзәгендәге тузган хәлдәге 331 бинаның инде 286сы төзекләндерелде.

Казанның тарихи үзәгендәге тузган хәлдәге 331 бинаның инде 286сы төзекләндерелде.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Руслан Шакиров чыгышында әйтелгәнчә, башкаланың тарихи өлешен төзекләндерүгә 2010 елдан башлап 7 миллиард сум акча тотылган.
Казандагы 101 тарихи-архитектура һәйкәленең 87сендә төзекләндерү эшләре тәмамланды. «Кекин йорты», Александров пассажы, Апанаевлар йорты, Рәхмәтуллин урамындагы хатын-кызлар гимназиясе, «Болгар номерлары», «Милләт» нәшрияты һәм башка тарихи биналар икенче сулыш алды. Төзекләндерү эшләре үткәрелүче Фукс йортының беренче катында киләсе елда ресторан ачылачак. Шул ук Мәскәү урамындагы «Янгын каланчасы» бинасында да ресторан булачак», - диде Руслан Шакиров.
Мэр Илсур Метшин да әлеге мәсьәләгә карата үзенең фикерен белдерде. «Казанның тарихи өлешендә колачлы эшләр башкарылды. Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамындагы биналары торгызылды. Бу эшләрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әйдаманлыгы һәм ярдәме искиткеч зур булды. Алда тагын Адмиралтия бистәсен торгызу, шәһәрдәге калган тарихи биналарны төзекләндерү кебек җитди бурычлар тора», - диде мэр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading