16+

«Тарихи һәйкәлләрдән бер кирпеч тә коелмас»

Кичә мэр Илсур Метшин Казанның тарихи-мәдәни мирасын тәшкил итүче, төзекләндерүгә мохтаҗ биналары белән инвесторларны шәхсән үзе таныштырып йөрде.

Кичә мэр Илсур Метшин Казанның тарихи-мәдәни мирасын тәшкил итүче, төзекләндерүгә мохтаҗ биналары белән инвесторларны шәхсән үзе таныштырып йөрде.

Экскурсия программасына иң беренче чиратта Дзержинский урамындагы Ф.Петонди - В.Ложкин флигеле (бу флигельдә заманында Лев Толстой яшәгән), Мәскәү урамындагы Фукс йорты һәм Бауман урамындагы А.Марков йорты керде.
Шулай ук Профсоюз урамындагы 5/16 нчы, Нариманов урамындагы 62 нче, 70 нче һәм Мәрҗани урамындагы 4 нче йорт та күрсәтелде.
Илсур Метшин: «Татарстанда 552 тарихи-мәдәни һәйкәл бар. Аларның 448е - республика, ә 64е - муниципаль әһәмияттәгеләр. Без инде 64 архитектура һәйкәлен югалттык. Инде сүздән тәгаен эшкә күчәр вакыт җитте. Казанның тарихи үзәген сакларга һәм торгызырга кирәк. Моннан ары тарихи һәйкәлләрдән бер кирпеч тә коелмас, алар 9 катлы йортлар төзергә бер вакытта да бирелмәячәк», - диде.
Инвесторларның биналарны документлаштыру мәсьәләсендәге борчылуларына мэр, тарихи мираска кагылышлы федераль законнарда, дөрестән дә, зур киртәләр булуын ассызыклап, шәһәр бу мәсьәләдә һәртөрле ярдәм күрсәтәчәген әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading