16+

Ташландык кырларда киндер үсә

Татарстанда «Мәк» гомумроссия оператив-профилактик операциясенең I этабы тәмамланып, II этабы башланды. Әлеге операция ил буенча киндер, мәк кебек үсемлекләрнең законсыз культивацияләнә, теләсә кайда үсә торганнарын юк итү, алардан наркотик матдәләр җитештерүгә юл куймау максатыннан уздырыла.

Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән алынган белешмә буенча, «Мәк» операциясенең I этабы кысаларында, республиканың хокук саклау органнары составында наркотик булган 8,3 тонна үсемлекнең 316 урында күпләп үсүен ачыклаган. Моны наркобизнесның 4 гектар гомуми мәйдандагы «уңышы» дип күзалларга кирәк. Андый үсемлекләр бигрәк тә Түбән Кама һәм Балык Бистәсе районнарында күп икән.
«Мәк»нең комплекслы чаралары кара көзгә кадәр дәвам иттерелә. Хәзер операциянең II этабына старт бирелеп, наркотиклы үсемлекләрне юк итү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading