16+

Татар рухын читтә ничек сакларга?!.

Чит төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре җитәкчеләре Казанга җыелды. Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе алар өчен өч көн дәвамында семинар-практикум оештырды.

Чит төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре җитәкчеләре Казанга җыелды. Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе алар өчен өч көн дәвамында семинар-практикум оештырды.

Узган ел шактый гына төбәкләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бишәр миллион күләмендә грантлар тапшырылган. Моның өчен җитәкчеләр Президентка һәм аны алырга ярдәм иткән өчен, федераль милли-мәдәни автономия җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка рәхмәтләрен ирештерделәр. Илдар Ирек улы аларга әлеге грантларны дөрес файдалану кирәклеген әйтте. Мәсәлән, шушы көннәрдә ул акчага Ульяновскида татарлар тарихына багышланган музей ачканнар. Самарага тапшырылган грант ансамбльгә киемнәр тектерүгә тотылган. Очрашуга килгән мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчеләрне киләчәктә дә төрле проектларда катнашырга чакырды. Ул милли- мәдәни автономия җитәкчеләрен борчыган сорауларга да җавап бирде. «Сез Сабан туйларын оештырганда безгә зур ярдәм итәсез», - дип белдерде министр.
Мәскәүдән килгән белгечләр семинарда катнашучыларга ничек итеп социаль проектлар эшләү, грантлар алу һәм җәмәгать оешмаларының үз йөзен булдыру турында лекцияләр укыдылар. Җитәкчеләр, Мари Элда төбәкара татар милли-мәдәни автономиясенең эше белән танышу максатыннан, Йошкар-Олага барып кайттылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading