16+

Татарча да яхшы бел

Һәр чорның, һәр заманның үз таләбе. Бүген инглиз телендә сөйләшә-аралаша алсаң, бер башка югары буласың. «Күпме тел беләсең, син шул мәртәбә кеше» дигәнме әле Антон Чехов?! «Татнефть» ААҖдә инглиз теленә, дөресрәге, техник инглиз телен белүгә зур игътибар бирелә. Бу яшь белгечләр конкурентлык сәләтенә ия булсын һәм чит илләр әдәбиятын укып,...

Һәр чорның, һәр заманның үз таләбе. Бүген инглиз телендә сөйләшә-аралаша алсаң, бер башка югары буласың. «Күпме тел беләсең, син шул мәртәбә кеше» дигәнме әле Антон Чехов?! «Татнефть» ААҖдә инглиз теленә, дөресрәге, техник инглиз телен белүгә зур игътибар бирелә. Бу яшь белгечләр конкурентлык сәләтенә ия булсын һәм чит илләр әдәбиятын укып, үз практикаларында куллана алсын өчен эшләнә. Тел чарлауны күздә тотып, яшьләр арасында да инглиз телендә брейн-ринглар үткәрү әлеге компаниядә күркәм традициягә әйләнде.
«Баулынефть» идарәсендә узган брейн-рингта өчәр кешедән торган 22 команда катнашты. Телне камил беләм дип уйласаң да, үзеңне башкалар янәшәсенә куеп сынап караганда, әлбәттә, каушыйсың. Команда белән ярышу да, бер карасаң, ышаныч тудыра, шул ук вакытта синең башкалар алдында да җаваплы икәнлегеңне искәртә.
Ярышларның бөтен асылы да шунда - коллективны, бердәмлекне тою да, тәҗрибә уртаклашу һәм аралашу да инде.
«Инглиз телендә брейн-ринг уены» форматында үткән ярышларда «Елховнефть» идарәсе, нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсе, «ТатНИПИнефть» институты һәм «Главнефтегазстройсервис» идарәче компаниясе яшь белгечләре җиңде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading