16+

Татарстан таможнясы быел бюджетка 19 миллиардка якын табыш ясаган

"Татмедиа" агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан таможнясы җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын башкаручы Дмиртрий Перфилов сөйләгәнчә, декларациясе тутырылган безнең товарга таможня белешмәсе уртача 45 минутта әзерләп бирелә.

Татарстан таможнясы быел бюджетка 19 миллиардка якын табыш ясаган

"Татмедиа" агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан таможнясы җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын башкаручы Дмиртрий Перфилов сөйләгәнчә, декларациясе тутырылган безнең товарга таможня белешмәсе уртача 45 минутта әзерләп бирелә.

Чит илдән керүче товарларга таләп зуррак, алар уртача дүрт сәгать тикшерелә. Татарстан таможнясы аша башкарылган тышкы товар әйләнеше быелның унбер аена дүрт миллиард 51 миллион 835 мең долларны тәшкил иткән.



-Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда экспорт-986 миллион, ә импорт бер миллиард 26 миллион доллар бәяләрендә кимеде. Санкцияләрнең тискәре йогынтысы сизелә,-диде Дмитрий Перфилов.

Чит илләр белән азык-төлек, ягулык, химия, агач, металл, текстиль, машина төзелеше продукциясе алмашабыз. Идел буе федераль округында Татарстан гына халыкара таможня чиге вәкаләтеннән файдалана. Россиягә, мәсәлән, эмбарго нигезендә Польшадан алма кертергә рөхсәт юк.

- Польша алмасын Татарстандагы чиктән борып җибәрдек, - ди Дмитрий Перфилов, - Төркия белән дә товар әйләнеше кимеде.

Татарстан таможнясы быелның унбер аенда федераль бюджетка 18 миллиард 909 миллион 681 мең сум табыш ясаган. Таможня чикләреннән законсыз рәвештә акча чыгарганы, күчерелгән акчаны кире кайтармаганы, таможня түләүләрен башкармаганы өчен юридик һәм физик затларга алты җинаять эше кузгатылган.

Татарстан таможнясы җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Ләйлә Туфыйтулова таможня түләүләрен электрон имза белән терминаллар яки банкоматлар аша банк картасы ярдәмендә һәм акчалата башкару мөмкинлеге барлыгын хәбәр итте. Мондый электрон җиһазлар "Казанский" таможня пунктына (Короленко урамы, 56) урнаштырылган.


Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading