16+

Татарстан юлларының сыйфаты мактанырлыкмы?

Россия Президенты Владимир Путин юллар сыйфатын һәм юллар төзелеше күләмен 2022 елга ике мәртәбәгә арттыру бурычы куйды.

 Татарстан юлларының сыйфаты мактанырлыкмы?

Россия Президенты Владимир Путин юллар сыйфатын һәм юллар төзелеше күләмен 2022 елга ике мәртәбәгә арттыру бурычы куйды.

Президент әйткәнчә, илдә юллар төзелешенә ел саен бер триллион сум тирәсе акча тотыла, ләкин эш күләме күренми.

Бөтенроссия Халык фронты активистлары Президентның "акчаларны асфальт астына күмүне туктатырга" дигән күрсәтмәсенә теләктәшлек максатында, ил юлларының сыйфатын тикшерергә алынган. Узган ел Владивостоктан башлап, Кырымга кадәр булган федераль автотрассалар карап чыгылган һәм мәгълүмат Бөтенроссия Халык фронты әйдаманы Россия Президенты Владимир Путинга тапшырылган.
Бөтенроссия Халык фронты 9 октябрьдән Идел буе федераль округындагы юлларга инспекция үткәрергә кереште. Алар Татарстанга да килеп җитте.
- Оренбургта, Мари-Эльдә юллар Татарстандагыдан начаррак. Казан юллары Уфадагыдан яхшырак. Уфаның шәһәр читендәге урамнарындагы юллар шактый ватылган. Чаллы шәһәрендә юллар төзекләндерүгә мохтаҗ, - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Убитые дороги" иҗтимагый хәрәкәте әйдаманы Александр Васильев журналистлар белән берлектә Казан урамнары юлларына үткәрелгән уртак рейдта.
Алексей Дмиртиев сөйләгәнчә, Бөтенроссия Халык фронтының Татарстан бүлеге активистлары да республикадагы юлларның сыйфатын тикшерә. Мәсәлән, Казанда Себер трактында һәм Копылов урамында башкарылган эшләрдән соң калган кимчелекләрне подрядчы оешмаларга хәбәр иткәннәр.
- Кимчелекләр бетерелде. Халык та активлык күрсәтсен, начар юллар турында безгә хәбәр салсын иде, - ди Алексей Дмитриев. Бөтенроссия Халык фронтының Татарстан бүлегенең электрон адресы: 16 region@onf. ru.
Сәер, юл өслегендәге чокырның да нормативлары бар икән. Әгәр чокыр 60х15,5 сантиметрлардан артса, ул инде нормативтан узган булып санала. Зурая башлаган "тәртипсез" чокырга Короленко урамында юлыктык. Чернышевский урамында канализация коесы капкачы юл өслегеннән иңә башлаган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев кимчелекләрне бетерергә ышандырды.
Татарстан Президенты теләктәшлегендә Казанда 2011-2014 еллар эчендә генә дә 6,5 миллион квадрат метр юл өслеге төзекләндерелде. Быел республика бюджетыннан бүлеп бирелгән бер миллиард сумга һәм соңыннан тагын бирелгән өстәмә акчаларга Казанның үзәктәге урамнары, шәһәр буенча ишегалды һәм квартал эче юллары төзекләндерелде. Шулай ук 35 бистәдәге 84 урам юлына вак таш түшәлде, - диде Игорь Куляжев.
Фото: www.autofed.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading