16+

Татарстандагы һәр музейның үз сувениры булачак

Татарстандагы һәр музейның үз сувениры булачак

Татарстандагы һәр музейның үз сувениры булачак. Чит илләрдә ул яңалык түгел, анда һәр музейның йөзен чагылдырган үз сувенир линиясе бар. Бу бигрәк тә туристларны җәлеп итү максатыннан отышлы. «Татар-информ»да булган бер матбугат очрашуында Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова шулай дип белдергән иде.

- Монда, әлбәттә, инвесторларсыз булмый. Әмма бизнес өчен ул - отышлы вариант. Эшмәкәр музейга үз сувенирын тәкъдим итә, музейлар исә аларны сату мәйданчыгы булып торачак, - дигән иде ул.

Әйткән сүз - аткан ук. Эшне озакка сузмыйча, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан музейлары ассоциациясе «Музей сувениры» дигән бәйге дә игълан итте. Оештыручылар сүзләренчә, музейлар саны көннән-көн арта һәм аларның эшчәнлеге республиканың икътисади һәм мәдәни үсеше ягыннан төп ресурс булып тора. Чит илләр һәм Россия музейлары практикасыннан күренгәнчә, музей сувениры туризмны да үстерүгә булыша. Бәйгедә музейлар гына түгел, сәнгать белгечләре, һөнәрчеләр, осталар, рәссамнар, дизайнерлар, реклама агентлыклары, сәнгать мәктәбендә укучылар да катнаша ала. Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләп үтеләчәк: «Музей сувениры» (музейлар өчен) һәм «Музей сувенир продукциясе линейкасы» (дизайн-проект). Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган. «Музей сувенир продукциясе линейкасы» номинациясендә иң яхшылары дип табылганнарның сувенирларын җитештерүчеләргә тәкъдим итәчәкләр.

«Алабуга чебене»

Бездә музей сувенирлары бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Милли музейда үзләрендә саклана торган балчык чүлмәк күчермәләрен әзерлиләр. Аларны кунаклар үз куллары белән дә ясый ала.

Туристлар арасында иң билгеле сувенир исә «Алабуга чебене» дип аталган рюмка. 2015 елда ул «Туристик сувенир» бөтенроссия фестивалендә «Иң яхшы музей сувениры» номинациясендә җиңеп чыкты. Аның оригиналы музейда саклана. Аңардан сувенир ясау идеясе белән музей директоры Гөлзада Руденко чыга. Исеме дә кызык - «Алабуга чебене».

- Аның тарихы Петр I идарә иткән чорларга барып тоташа. Беренче трактирлар барлыкка килгәч, аларның хуҗалары килүчеләргә беренче рюмка аракыны бушка бирергә тиеш була. Чыгымнары күп булмасын өчен, трактирчылар кечкенә булганга «чебен» исеме алган 10-15 мл лы рюмкалар куллана башлый. Аларның берсе музей фондында саклана. Аңа хәтта патент та алдык. «Алабуга чебене» туристлар арасында иң популяр сувенир санала. Сезон вакытында, кайнар пәрәмәчләр кебек, тиз арада сатыла да бетә. Кайбер туристлар музей белән танышканчы, экскурсия башланганчы ук шул рюмканы сорап ала. Алабугага килгәндә, аның турында инде хәбәрдар булалар, - дип сөйләделәр безгә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее хезмәткәрләре.

Каз канаты каурый-каурый, Хатлар язарга ярый

Державин исемендәге Лаеш төбәге музееның да туристлар яратып ала торган үз сувениры бар.

- Каз фермасыннан каурыйлар алып, аларга Державинның автографы куелган пичәт белән басабыз һәм стержень кидерәбез. Бәйгедә дә шул ка­урый белән катнашырбыз дип уйлыйбыз, - ди музей директоры Фәридә Мортазина.
Музейда Лаеш районы сурәтләнгән сувенир бокаллар, магнитлар, кыңгыраулар да сатыла. Фәридә ханым әйтүенчә, сувенирларга, гадәттә, русча һәм татарча язулар гына куела.

- Чит ил туристлары өчен инглиз һәм кытай телендә язылганнарын да чыгарырга кирәк. Сувенирны өенә алып кайта да куя, еллар үткәч, аның кайдан алып кайтканын да оныта. Ә сувенир бит ул - сәяхәтнең бер истәлеге. узган ел бездә 4600 турист булды. Австралия, Зеландия, Италия, Франция, Германиядән килгән туристлар да бар иде. Кунаклар өчен «Алексеевск нәфис эшләнмәләр туку фабрикасы»ннан җитен тастымаллар алып кайтып, инглизчә Лаеш дип яздырабыз. Аларын да туристлар бик яратып ала. Магнит, ручка, бокаллар алар бөтен җирдә дә бар. Үзенчәлек­­ле, кызыгып алырлык сувенирлар эшләргә өйрәнәсе бар әле безгә, - ди ул.

Кама арты һәм Нурлат шә­һәре төбәк музее да бәйгедән читтә калмаска булган. Музей директоры Флюра Мурзаханова сүзләренчә, сувенир Нурлат символы булган «нурлы ат» белән бәйле булачак. Нурлат шәһәренең үзәк мәйданын да «Нурлы ат» монументы бизәп тора.

- Ат ни рәвешле, нинди материалдан булыр, әлегә уйлыйсы бар. Бераз гына юмор белән дә ясарга кирәк дигән фикер бар. Район күләмендә үзебез дә конкурс игълан итәргә булдык. бәлки, райондашларыбыз да, кызыклы идеяләр тәкъдим итәр, - ди ул.

Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов, һәр музейның үз сувениры булырга, әмма ул мәктәп укучылары ясаган, чиккән, бәйләгән әйберләрдән торырга тиеш түгел, дигән фикердә тора.

- Яңа ел алдыннан «Музей базары» ­ярминкәсе оеш­­­тырылган иде. Андагы күзәтүләремнән чыгып әйткәндә, музейның үзендә эшләнгән үз йөзе булырдай сувенирлар аз. Безнең башкаларны кабатламый торган, юкәдән ясалган ручкаларыбыз бар. Аларны мин үзем эшлим, чималын яздан әзерләп куям. Заманнан артта калып булмый, соңгы елларда эчке туризмны үстерүгә зур игътибар бирелә. Әлеге эштә музейларның да өлеше зур. Туристлар хәзер башкалабыз белән генә түгел, рес­публика районнары белән дә теләп таныша, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading