16+

Татарстанга яшь геологлар җыелды

Казанның Урман аръягы бистәсендәге «Солнечный» һәм «Заречье» балалар сәламәтләндерү лагерьларында яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр Олимпиадасы бара.

Татарстанга яшь геологлар җыелды

Казанның Урман аръягы бистәсендәге «Солнечный» һәм «Заречье» балалар сәламәтләндерү лагерьларында яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр Олимпиадасы бара.

Әлеге чарада күршеләребез - Башкортстан һәм Чувашия республикалары, Киров, Свердловск һәм Самара өлкәләре катнаша. Мәскәүдән, шулай ук илебезнең Калиниград шәһәреннән алып, Магадан өлкәсенә кадәрге шәһәрләрдән дә командалар килгән. Олимпиадада, гәрчә инде чит илләр дип саналсалар да, Украина, Казахстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстан вәкилләре булуы рухи һәм икътисади якынлыгыбызны дәлилли.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү чыгышында: «Казанда Универсиада булып үтте. Хәзер исә яшь геологлар олимпиадага җыелды. Геолог - бик тә кирәкле һөнәр, сез 10 ел, алай гына да түгел, ә 100 еллар киләчәк өчен эшлисез. 40 команда килгән, бәйгедә уңышлар телим!» - диде. Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Валерий Пак: «Мин инде геология белән 30 елдан артык шөгыльләнәм. Татарстан һәм «Татнефть» җитәкчелеге республикада геологияне үстерүгә нык ярдәм итә», - дип билгеләп үтте. Россиянең геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов, геологлар Җир планетасын гына түгел, ә галәм планеталарын да өйрәнүчеләр, дип бәяләде. Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров белән В.Шашин исемендәге «ТАТНЕФТЬ» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов та яшь геологларга фатиха бирделәр.
Татарстанда 2013 ел -Экологик культура һәм тирә-юнь мохитне саклау елы. Яшь геологлар әлеге шигарь астында техника куркынычсызлыгы нигезләреннән һәм кыр станы (тукталыш мәйданчыгы) ясауда өлгерлекләрен сынадылар, геологиядә ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading