16+

Татарстанның Дәүләт торак фонды: «Салават Купере»ндә барлык категория гражданнар өчен дә торак җитәрлек»

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды агымдагы елда республика буенча - 14 мең 430 фатир төзергә планлаштыра. Әлеге санның төп өлеше - 4709 фатир Казанга - "Салават күпере" микрорайонындагы 15 йортка туры килә. Аларны 2017 елда төзеп бетерү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары...

Татарстанның Дәүләт торак фонды: «Салават Купере»ндә барлык категория гражданнар өчен дә торак җитәрлек»

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды агымдагы елда республика буенча - 14 мең 430 фатир төзергә планлаштыра. Әлеге санның төп өлеше - 4709 фатир Казанга - "Салават күпере" микрорайонындагы 15 йортка туры килә. Аларны 2017 елда төзеп бетерү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары...

"Чират буенча 3170 кеше фатирга дәгъва итә. Торак барлык категория гражданнарга да җитәчәк", - дип тынычландыра белгеч.

Шулай итеп, бүген 10-5 номерлы йорт әзер, андагы 340 фатир инде бүленгән - нигездә болар - социаль ипотека буенча фатир алучылар, предприятие хезмәткәрләре һәм тузган торактан күченүче 20ләп гаилә. Хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды тарафыннан, йортны тапшыруга рөхсәт сорап, Башкарма комитетка заявка тапшырылган. Документны алуга, икенче көнне үк йортка күченү башланачак. "19 ына Башкарма комитет рөхсәт биреп, 20сендә йортка күченә башларга булыр", - дип билгеләп үтте Булат Гыйльманов.

"Торакны бүлү мәсьәләсенә килгәндә, ул болайрак башкарыла.
2016 елның апреленә кадәр эш иске схема буенча алып барыла иде. Әлеге схема буенча, һәр айның 15 ендә кайсы гаиләгә нинди фатир биреләчәге турында нәтиҗә ясала иде.

"Аннан соң схема үзгәртелде. Объектны куллануга тапшырырга бер ай кала, якынча әйткәндә, подряд буенча эшләүче оешма төзелеш тәмамлану турында хәбәр җибәрүгә, булган фатирлар бүленә башлый. Бу - төзелеш тәмамланган, документлар әзерлисе калган, төзелеш надзорын узасы калган дигән сүз. Вакыт буенча бу эшләр бер айлап башкарыла.
Төзелеш тәмамлану турында хәбәр килүгә, без объектны конкурс нәтиҗәләрен чыгару өчен исемлеккә кертәбез. Шул көннән башлап, фатирлар һәр көнне бүлеп бирелә башлый", - дип аңлатты Дәүләт торак фонды вәкиле..

Фатирлар - дәгъва кылучының шәхси исәбендә (лицевой счетта) тупланган баллар һәм язылган гаризаларны искә алып бүленә. Сан буенча чикләүләр төзелгән объектлар санына бәйле рәвештә генә булырга мөмкин.

"Һәр кешенең шәхси исәбендә (лицевой счетта) - бер тәүлеккә салынган 1 мең сум акчага 1 балл исәбеннән - баллар туплана. Җыелган баллар буенча фатирлар рейтингы төзелә. Ничә кеше гариза биргәнлеге, һәркайсының күпме баллы булу чагыштырыла.

"Проритет" төшенчәсе дә бар. Әйтик, гариза биргәндә, сез теге яки бу фатирны - беренче чиратта, икенчесен - анысын алып булмаганда, ә өченчесен соңгы чиратта гына алырга теләвегезне күрсәтә аласыз", - дип ачыклык кертте эксперт.

Квартиралар уйнатыла торган конкурска гариза бирү процедурасы түбәндәгечә уза. Фатирга дәгъва кылган кеше Дәүләт торак фонды вәкиллегенә килә, социаль ипотека килешүе төзи. «Ул кооператив әгъзасына әйләнә, торак сайлый ала, акча кертә, булачак фатир бәясен туплый. Ул акча туплый, әлегә монда бернинди фатир да юк. Объектны тапшырырга бер ай калгач, дәгъва кылучы кешегә ул кызыксынган объектка гариза бирергә кирәклек турында хәбәр килә. Гаризаны сайт аша "Шәхси бит"тә бирергә мөмкин. Бәйге процедурасы буенча, фатирларны бүлү булачак», - дип аңлатма кертте Дәүләт торак фонды вәкиле.

Гариза биргәннең икенче көнендә бәйге нәтиҗәләре буенча сезгә нинди фатир эләккәнлеге билгеле була. 10 көн эчендә Беренчел протоколны төзергә кирәк. Аннан соң Башкарма комитеттан тапшыруга рөхсәтне көтәсе була. Аннан рөхсәт бирелгәч, торакның кабул итү-тапшыру актын һәм ачкычларны 30 көн эчендә алырга кирәк. Аннан соң фатирның калган бәясе түләнелә. Хәзер «Салават Купере»нең күп йортларындагы фатирларга гаризалар бирергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директорының урынбасары сүзләренчә, фатирларга чираттагы урнашу «Салават Күпере»нең 10-7 һәм 11-4 йортларына планлаштырыла. Соңгы йортлар буенча эчке тикшерү эшләре бара, аннан соң йомгаклау тикшерүе узачак, объектның нормага туры килү- килмәве турында бәяләмә биреләчәк. Аннан соң гына Дәүләт торак фонды, тапшыруга рөхсәт алу өчен, Башкарма комитетка заявка җибәрә.

План буенча чиратта 10-2, 11-2 һәм 12-5 йортлары тапшырылырга тиеш. Соңгысын августка яки сентябрьгә тапшырырга планлаштырыла.

«Калган йортлар буенча әзерлеккә карап эш итәчәкбез, барысы да быел төгәлләнергә тиеш. Барысы да поряд буенча эшләүчеләрнең өлгерлегенә бәйле», - дип белдерде Булат Гыйльманов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading