16+

Татарстанның иң күркәм гаиләсе Кайбычта яши

Күркәм гаилә нинди була? Бар яктан да булдыклы, үрнәк, милли җанлы диярсез. Әлеге сыйфатларга туры килгән республиканың иң күркәм гаиләсен Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ачыкладылар.

Татарстанның иң күркәм гаиләсе Кайбычта яши

Күркәм гаилә нинди була? Бар яктан да булдыклы, үрнәк, милли җанлы диярсез. Әлеге сыйфатларга туры килгән республиканың иң күркәм гаиләсен Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ачыкладылар.

"Гаилә һәм мәктәп" журналы ярдәмендә әлеге республикакүләм бәйрәм инде икенче ел уздырыла. Бу журналның матур традициясенә әйләнде дисәң дә була. Быелның мартыннан республиканың алты районында йөзләгән гаилә сайлап алу турларында катнашкан. Иң-иң ун үрнәк гаилә финалга узган.
Гаилә бәйрәмен үзләре дә үрнәк гаиләләрнең берсе, җырчы пар Гүзәл белән Илдар Уразовлар ачып җибәрде.

Кичәне исә яшь гаилә Гөлназ Хәлимова белән Илсур Шәрипҗанов алып барды. Бәйгедә катнашучы гаиләләрнең чыгышлары тамашачыны елатты да, елмайтты да, уйланырга да мәҗбүр итте. Галип бабайларыннан калган, балаларына мирас булып күчкән тальян гармунда уйнап барыбызны да сокландырган Балтач районы Нормабаш авылыннан Галиповлар гаиләсен әйтәсеңме, Керәшен татарларының гореф-гадәтләрен, йолаларын тасвирлап күрсәткән, шул районның Субаш авылыннан Васильевлар гаиләсе дисеңме, төрле уен коралларында уйнап таң калдырган Арчадан Харисовлар, шул ук районның Яңа Сала авылыннан эшчән гаилә Исмәгыйлевлар, Саба районы данын яклаган иҗади гаилә Хантимеровлар - барысы да жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да сокландырды.
Аксубайдан Шәрәфетдиновлар гаиләсендә бу көнне икеләтә бәйрәм иде. Бәйге буласы көнне хәрби хезмәттән кайткан уллары Марсель дә сәхнәгә чыкты. Гүзәл гаиләсен милли ризыклар пешереп сыйларга ярата икән. Бәйрәмгә дә милли ашлардан сыгылып торган өстәл әзерләгән иде алар. Чәй табыны янында гаилә үзе белән таныштырды. Гаилә башлыгы Раилнең абыйсы хатыны белән аерылышкач, аларның ике улы ятим калган. Шәрәфетдиновлар гаиләсе исә үзләренең ике балалары булса да, Алмаз белән Марсельне дә тәрбиягә алганнар. Балалар ятимлек ачысын тоймасыннар дип тырышканнар.
Әлмәт шәһәреннән килгән Мусиннар гаиләсе шулай ук игътибарга лаек. Айгөл Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә бию дәресләре алып бара, ире Ленар музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәтә. Балалары да әти-әнисе үрнәгендә тәрбияләнәләр. Икенче сыйныфта укучы кызлары Гүзәл бии, скрипкада уйнарга өйрәнә, уллары Тимур исә бишектән җырлый. Аны күпләр беренче каналда күрсәтелгән "Голос Дети" тапшыруы аша да хәтерли торгандыр.
- Бу бәйге безне берләштерде. Сирәк очрашабыз без. Һәркемнең эше күп. Шулай да кышын гаилә белән чаңгыда йөрергә, җәй көннәрендә табигатькә чыгарга тырышабыз, без - җырлы, моңлы гаилә, - ди Мусиннар. Айгөл ханымның баш очындагы буыннан буынга күчеп килгән әбиләренең калфагы да бәйгедә көч биреп торгандыр аларга.

Бәйгедә чит төбәктән катнашучылар да бар иде. Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Ямул авылыннан килгән Вәлиулиннар гаиләсе "Күп балалы гаилә" номинациясендә җиңү яулады. Сәхнәгә биш баласыннан тыш, Вәлиулиннарның оныклары да күтәрелделәр. Гаилә Киров өлкәсендәге татарлар тормышы белән таныштырды. Шулай ук журналга хат аша гаиләсе турында инша юллаган Лаеш районы Имәнкискә авылыннан Габдулиннар гаиләсе дә бүләкләнде.
Ә җиңүчеләр дип Кайбычтан Хәмидуллиннар гаиләсе табылды. Алар "Күркәм гаилә" бәйгесенә 87 яшьлек әбиләрен дә алып килгәннәр иде. Нурия әби биш бала үстергән. Хәзер балаларының җитештә яшәүләренә, оныкларына сөенеп яши ул. Алсу Олы Кайбычта татар теле һәм әдәбияты укытучысы, ире Илмас исә күрше Кошман авылында директор. Зыялы гаилә иҗатка гашыйк. Дин нигезләре буенча яшиләр, балаларына төпле тәрбия бирергә тырышалар. Ел саен яшьләр өчен Коръән ашлары уздыралар. Хәмидуллиннарның өч кызлары - Зөләйха, Зөһрә, Айсылу әти-әнисенә җыр да бүләк иттеләр:

" Ни булса да язмышымда, янәшәмдә ике яр.
Иңемдә ике канатым: әткәй - шикәр,әнкәй - бал.»

"Гаилә һәм мәктәп " журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова әйтүенчә, әлеге бәйгене үткәрүдә Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе дә ярдәм күрсәтә. Бәйгедә гаилә кыйммәтләрен гәүдәләндерүче, авылдашлары, райондашлары арасында зур абруйга лаек булган, мәгариф, хуҗалык, сәнгать, башка өлкәдә уңыш казанган, тормыш рәвеше, тәҗрибәсе белән бөтен республикага үрнәк булырдай гаиләләр катнашты. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов исә бәйгене икенче елга да үткәрергә кирәклеген әйтте. Бәйгедә катнашкан күркәм гаиләләр мисалында чын татар гаиләсе үрнәкләрен күреп сөендек. Шундый милли җанлы, актив милләттәшләребез булганда татар яши әле, киләчәгебез өметле.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading