16+

«Татстрой» төзегән йортлар тикшерелә

«Татстрой» компаниясе һәм аның бүлендек банкрот компаниясе «КДСК» җәмгыяте тарафыннан төзелгән барлык йортлар иминлек мәсьәләсендә тикшереләчәк.

«Татстрой» төзегән йортлар тикшерелә

«Татстрой» компаниясе һәм аның бүлендек банкрот компаниясе «КДСК» җәмгыяте тарафыннан төзелгән барлык йортлар иминлек мәсьәләсендә тикшереләчәк.

Казан мэры Илсур Метшин әйтеп үткәнчә, узган атнада җил Глушко урамындагы 4 нче күпкатлы йортның 16 метрлы лоджия пыялаларын кубарып төшергән. Бәхеткә, кешеләргә зыяны тимәгән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Нигъмәтҗанов аңлатма биргәнчә, «КДСК» төзелеш таләпләрен еш кына боза. Графикны үтәмәгәнлектән, аның объекты, алынып, «Акташ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә тапшырылган. Глушко урамындагы социаль ипотека программасы буенча төзелүче 4 нче йорт балконнарының йөзлекләре ныгытылган. Мэр Илсур Метшин: «Казанлылар кайбер йортлар диварларының юешләнеп мүкләнүе, ярыклар булуы турында зарланалар. Татарстан Президенты муниципаль районнар башлыкларына подрядчыларны сайлап алу хокукы бирү турында бик вакытлы карар кабул итте. Казанлылар бу фатирлар өчен акча түлиләр, без гражданнарны бәладә калдырырга тиеш түгел», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading