16+

Телисең – сүндерәсең, кирәк булса – кабызасың

Күпфатирлы затлы йортларда, коттеджларда һәм хәтта шәхси өйләрендә яшәүчеләр үзләренең автомат җылылык аппаратларыннан файдалана. Телисең - сүндерәсең, кирәк булса - кабызасың.

Телисең – сүндерәсең, кирәк булса – кабызасың

Күпфатирлы затлы йортларда, коттеджларда һәм хәтта шәхси өйләрендә яшәүчеләр үзләренең автомат җылылык аппаратларыннан файдалана. Телисең - сүндерәсең, кирәк булса - кабызасың.

Казанда торак фондта «социалистик» тигезлек урнаштырыла. Күпфатирлы 1700 гадәти йортка автомат рәвештә эшләүче үз җылылык пунктлары, ягъни казаннары көйләнеләчәк.
- Күпфатирлы 264 йортның үз җылылык пункты инде эшли. Әлеге йортларда җылы су белән тәэмин итүдә җылылык югалу - 20-40 процентка, җылы су өчен түләү 20 процентка кимеде, - ди шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
«Казан ярминкәсе»ндә узучы энергия чыганакларына нәтиҗәлелек күргәзмәсе кысаларында үткәрелгән җыелышта «Тат­энерго» филиалы - «Казан җылылык челтәре» предприятиесенең баш инженеры Әсгать Шахранов китергән саннар уйландырырлык. Башкалада кварталларның эчке җылылык челтәренең гомум озынлыгы - 795 километр, җылы су торбалары - 241 километр, барлык торбаүткәргечләрнең гомүм озынлыгы - 1357 километр.
- Үзәк җылылык пунктларыннан сузылган торбалар биш-җиде ел хезмәт күрсәтә. Шуннан соң алар чери башлый. Сафтан чыккан торбаларны алмаштырганда ишегаллары актарыла, җылы су белән тәэмин итү дә вакытлыча туктатыла. Күпфатирлы йортның үзенең җылыту пункты булуы мондый мәсьәләләрдән коткара. Торбалардан үзәк җылылык чыганагыннан кудырылган җылы суның температурасы төшәргә өлгерми, ягъни энергия югалмый, - ди «Генерирующая компания» ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рәүзил Хуҗин.
«Казан энергосервис үзәге» муниципаль унитар предприятиесе директоры Евгений Чекашов әйткәнчә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне бу яңалык куркытмаска тиеш.
- Моннан 25-30 ел элек җылылык пункты өчен зур бина кирәк иде. Хәзерге югары технологияләр җылылык пунктларын йортның подвалына яки техник бүлмәсенә урнаштыру мөмкинлеге дә бирә, - ди Евгений Чекашов.
Әгәр йорт бик зур һәм анда фатирлар саны күп икән, мондый торакларга бер генә түгел, ә ике җылылык казаны урнаштырыла. Бу һәр фатирда җылы су белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә булсын өчен эшләнелә.
Күпфатирлы йортларда үз җылылык пунктларын булдыру программасы кысаларында, Казанда быел 1125 йортка, 374 мәктәпкә, балалар бакчасына һәм медицина учреждениесенә үз җылылык пунктларын урнаш­тыру планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading