16+

Теракт арты теракт

Гарәп илләрен теракт арты теракт тетрәндереп тора. Кичә көндез берьюлы ике илнең башкалаларында шартлаулар яңгырады.

Теракт арты теракт

Гарәп илләрен теракт арты теракт тетрәндереп тора. Кичә көндез берьюлы ике илнең башкалаларында шартлаулар яңгырады.

Гыйракның башкаласы Багдадның төрле районнарында 6 теракт очрагы теркәлде. Машиналарга урнаштырылган шартлаткычларның хәрәкәткә килүеннән 16 корбан һәм 50гә якын зыян күрүчеләр турында хәбәр ителә. Терактларның ихтимал мотивы инде ачыкланган. Хокук сакчылары аларны кичә Сәддам Хөсәен режимы бәреп төшерелүенә 11 ел тулуга бәйлиләр. Әмма Гыйрак төркемнәренең берсе дә әлегә җаваплылыкны үз өстенә алмаган.
Пакыстанның башкаласы Исламабадта шулай ук кичә булган теракт өчен гаепле затлар әлегә табылмаган. Анда базар эчендә бер генә шартлау булуга карамастан, үлүчеләр саны инде 23кә җиткән, 39 кешенең сәламәтлекләренә зыян килгән.
Пакыстанда теракт очраклары һәрдаим булып торуга карамастан (сишәмбе көнне генә Пакыстанның Сиби шәһәрен узып баручы поездда бомба шартлап, 17 кеше һәлак булган, 46 пассажир яраланган иде), аның башкаласында алар бик сирәк күзәтелә. Исламабадта соңгы зур шартлау 2008 елда булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading