16+

Теш төбендә генә калдыңмыни?

Кояшлы, җылы көннәрне елак салкынча сорылык алыштырды дип депрессиягә бирелергә ашыкмагыз. Әйдәгез, бергәләп, матур көннәр килүен, әбиләр чуагының дәвам итүен телик. Әле бит аның матурлыгына кинәнеп калырга да өлгермәдек. +20, +23, хәтта +26 градус җылылыкны, кичәге көннән башлап, елак яңгыр ялмап алды да, рәхәтләнепме рәхәтләнә дигәндәй... Бу һава торышы әле...

Кояшлы, җылы көннәрне елак салкынча сорылык алыштырды дип депрессиягә бирелергә ашыкмагыз. Әйдәгез, бергәләп, матур көннәр килүен, әбиләр чуагының дәвам итүен телик. Әле бит аның матурлыгына кинәнеп калырга да өлгермәдек. +20, +23, хәтта +26 градус җылылыкны, кичәге көннән башлап, елак яңгыр ялмап алды да, рәхәтләнепме рәхәтләнә дигәндәй... Бу һава торышы әле бүген-иртәгә дәвам итәргә тиеш. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәренә аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшем дә булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Температура дигәннәре пәнҗешәмбегә кадәр +9, +12 тирәсендә тибрәлсә, җомга һәм шимбә көннәрендә +16, +18гә кадәр җылыныр дип көтелә. Сентябрь ахыры, октябрь башында исә безгә кабат кояшлы көннәр әйләнеп кайтачак, әмма аяз булса да, температура +7дән артмас, ди белгечләр.
Метеорологлар быел октябрь ае гадәттәгедән җылырак килер, дип тә ышандыра. Кышка булган фаразлары да үзгә: алар фикеренчә, быел кыш айларының иң салкыны, гадәттәгечә, февраль ае булмаячак, зәмһәрир салкыннар исә, була калса да, декабрьгә туры килергә тиеш икән. Шулай ук язның иртә килүе дә гоманлана - март аенда баш киемнәрен салып ыргытмабызмы икән...
Кемгә ничектер, мине әлегә, киләсе елның март аеннан бигрәк, быелның җитми калган әбиләр чуагы күбрәк кызыксындыра. Теш төбендә генә калган әлеге матур чор ник бик тиз узып китте соң ул? Пәрәвезләрең, кояшың, алтынсу-сары яфракларың белән тагын килеп кит әле син, әбиләр чуагы! Без исә тагын бер кат, әле ярый синоптиклар ялгышты, дип сөенербез...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading