16+

Тимофеев төрмәдә утырачак

Югары Ослан районының ришвәт алган чакта тоткарланган элеккеге хакимият башлыгы Александр Тимофеев 4 ел гомерен төрмәдә уздырачак. ТР Югары суды ул түләргә тиешле 300 миллион сум штрафны катгый режимлы колониядә 4 елга иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында карар чыгарды. Судьялар гаепләүченең дәлилләре белән килештеләр. Баксаң, элеккеге чиновник, зур күләмдәге штрафтан...

Югары Ослан районының ришвәт алган чакта тоткарланган элеккеге хакимият башлыгы Александр Тимофеев 4 ел гомерен төрмәдә уздырачак. ТР Югары суды ул түләргә тиешле 300 миллион сум штрафны катгый режимлы колониядә 4 елга иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында карар чыгарды. Судьялар гаепләүченең дәлилләре белән килештеләр. Баксаң, элеккеге чиновник, зур күләмдәге штрафтан качып калыр өчен, ашыгыч рәвештә бар булган мал-мөлкәтен туганнары исеменә күчереп бетергән икән. Яклаучылар исә, Тимофеевның гипертония һәм йөрәк авыруыннан интегүен сәбәп итеп, аны төрмәгә утыртырга ярамавын дәлилләргә тырыштылар. Моннан тыш адвокат Тимофеевка бирелгән күпсанлы уңай характеристикалар һәм тырыш хезмәте өчен алынган бүләкләрне дә исәпкә алырга чакырып караган иде. Тик бу дәлилләр игътибарсыз калды. Гаепләнүче соңгы сүзендә аны каралтырга һәм үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә китереп җиткерергә тырышалар дип белдерде. Шулай ук ул беркемне дә алдарга маташмавын, гаиләсе белән иректә калдырылган очракта, хәл кадәренчә штрафны да түләргә җыенуын әйтте. Хөкем карары чыкканчыга кадәр Тимофеев иректә булачак әле, тик аңа беркая да китәргә ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading