16+

Тиздән «акыллы тукталышлар» барлыкка киләчәк

2013 елгы Универсиада алдыннан яңа юл чишелешләре, күперләр, метро станцияләре төзелә, юллар салына, булганнары төзекләндерелә бара. Акрынлап яңа автобуслар да кайтарыла башлады. Тиздән тиз йөрешле трамвайларга да утырачакбыз...

Һәм, ниһаять, тукталышларга да чират җитәчәк. Әйтүләренчә, Универсиадага әзерлек кысаларында башкаладагы шәһәр пассажир транспорты тукталышларын төзекләндереп, аларның барысын бер рәвешкә кертеп, яңа «акыллы тукталышлар» барлыкка киләчәк. Аларда, шәһәр картасы һәм маршрутлар схемасыннан кала, башка төрле мәгълүматлар да чагылачак, ди. Әлеге тукталышлар диспетчер белән элемтәгә керү өчен сөйләшү җайланмалары һәм, полиция чакыртырга кирәк була калса, «тревога төймәсе» белән дә җиһазландырылачак. Шул рәвешчә, казанлылар һәм башкала кунаклары җәмәгать транспорты маршрутында җиңел ориентлаша һәм диспетчер белән элемтәгә керә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading