16+

Тиздән Азинода яңа дәваханә ачылачак

Азино-1 микрорайонындагы травматология пунктлы балалар дәваханәсенең төзелеше финиш сызыгына җитеп килә. Объекттагы эшләр барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.

Тиздән Азинода яңа дәваханә ачылачак

Азино-1 микрорайонындагы травматология пунктлы балалар дәваханәсенең төзелеше финиш сызыгына җитеп килә. Объекттагы эшләр барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.

Азино-1 микрорайонында балалар дәваханәсе кебек көтелгән объект юк, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы һәм төзелештә катнашучыларга да эшләрне максималь дәрәҗәдә тизләтергә кушты.
Яңа дәваханә шәһәрдәге заманча җиһазландырылган һәм бөтен республикадан югары квалификацияле белгечләр җыйган эре медицина учреждениесе булачак. ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, бу сырхауханә генә түгел, ә көчле консультатив үзәк булачак. Дәваханә бинасында тәүлек әйләнәсендә травмпункт та эшләячәк. Биредә медицина, юридик, тормышның авыр очракларына юлыккан сабыйларга социаль һәм матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Дәваханә 27247 баланы (көненә 1000 баланы) кабул итәчәк. Шулай ук дәваханәнең Фучик ур., 133 адресында урнашкан филиалы, халык соравы буенча, үз урынында кала, анда киләчәктә ремонт ясау да планлаштырыла. Зәкиев ур., 11 һәм Фучик ур., 135 адресларында урнашкан ике бина яңа дәваханәдә эшләячәк табибларга фатир буларак биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading