16+

Түләүле клиникада күз үзгәрәме?

Күршебездә бер хатын кызын күз табибына алып барды. Күзе начар күрүенә зарланып түгел, мәктәпкә барыр алдыннан үтәргә кирәкле медицина тикшерүе сымаграк нәрсә иде бу.

Түләүле клиникада күз үзгәрәме?

Күршебездә бер хатын кызын күз табибына алып барды. Күзе начар күрүенә зарланып түгел, мәктәпкә барыр алдыннан үтәргә кирәкле медицина тикшерүе сымаграк нәрсә иде бу.

Табиб озак кына караганнан соң:
- Сезгә кичекмәстән түләүле клиникага барырга кирәк. Менә адресы. Казан буенча иң арзанлысы, ышанычлысы шунысы инде. Анда да үзем кабул итәм мин, - дип визиткасын сузган.

Күршем:
- Түләүлегә баргач, кызның күзе үзгәрми ләбаса. Тегендә дә монда да үзегез эшләгәч, кая кабул итсәгез дә барыбер түгелмени? - дип караса да, табиб түләүле клиникада аппаратура яңа, җиһазлар заманча дигән сылтама белән үгетләвен дәвам иткән.

Танышым исә Республик клиника хастаханәсенең түләүле бүлегенә юл тоткан. Ни хикмәт, тикшерүләрдән соң, баланың күзендә бернинди кимчелекләр дә табылмаган. Күршем теге табиб язып биргән белешмәне күрсәтергә мәҗбүр булган. Баксаң, анда язылган саннар арттырылып күрсәтелгән икән. Дөрес, белешмәдә күрсәтелгәнчә дәвалансаң, күзләреңә зыяны булмаячак, файдасы да әллә ни юк. Күзләрне ял иттерү, күз кабакларына массаж ясау кебегрәк курслар. Аның каравы 3 мең сумнан артык торалар. Менә сиңа мә!

Түләүле клиникаларга кеше ышанып бара бит, янәсе, анда табиблар тәҗрибәлерәк, диагнозны дөресрәк куялар. Ә дәүләт учреждениеләрендә эшләүче табибларның күбесе буш вакытларында шәхси клиникаларда хезмәт күрсәтә. Әнә, профессиональ белдексезлеге аркасында ( карындагы баланы УЗИдан карап гарип туа дип әйткән булган, ялгышкан), бер таныш табибны хатын-кызлар консультациясеннән эштән җибәргәннәр иде, ул исә бала таба алмаучыларны дәвалаучы Нуриевлар клиникасына эшкә урнашкан. Кризис заманасында кем ничек булдыра, шулай тырмашадыр инде, кая эш таба, шунда урнаша, клиентларны ничек җәлеп итә ала, шулай алдалап, хәйләләп булса да булдыра. Шуңа да, бәлки табиб әйткән һәр сүзгә ышанырга, ул кушкан һәр даруны эчәргә кирәкмидер дә.

Фото ngs42.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading