16+

«Тәмле Казан» фестивалендә 2500 кыстыбургер ашалган һәм 7000 литрдан артык татар чәе эчелгән

Августның һәр якшәмбесендә Горки-Әмәт урман паркында сәгать көндезге өчтән бишкә кадәр Казанның иң оста пешекчеләре катнашында мастер-класслар уза, ризык һәм продуктлар турында лекцияләр укыла. Бирегә килүчеләр әлеге пешекчеләр белән якыннан таныша, аралаша, алар ярдәмендә тәмле һәм сыйфатлы итеп ризык пешерергә өйрәнә. Балалар өчен уен мәйданчыклары да эшли.

«Тәмле Казан» фестивалендә 2500 кыстыбургер ашалган һәм 7000 литрдан артык татар чәе эчелгән

Августның һәр якшәмбесендә Горки-Әмәт урман паркында сәгать көндезге өчтән бишкә кадәр Казанның иң оста пешекчеләре катнашында мастер-класслар уза, ризык һәм продуктлар турында лекцияләр укыла. Бирегә килүчеләр әлеге пешекчеләр белән якыннан таныша, аралаша, алар ярдәмендә тәмле һәм сыйфатлы итеп ризык пешерергә өйрәнә. Балалар өчен уен мәйданчыклары да эшли.

Узган атнада кунаклар каршында танылган шеф-поварлар Алексей Данилов белән Игорь Афанасьев чыгыш ясады. Мәскәүдән "Мастер-шеф" шоу программасында катнашкан Надежда Славуцкая да чакырылган иде. Чакырылган белгечләр-пешекчеләр - 1 августта башланган икенче республикакүләм "Top Hotels&Restaurants Award" премиясендә катнашучылар. Мастер-класслар нәтиҗәсендә иң кунакчыл оешма сайланачак. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, республикабызга килүче туристларның саны арта бара. Аларның санын тагын да арттыру, кабат Казанга китерү өчен хезмәт күрсәтү сыйфатын да яхшыртырга кирәк.

- Конкурсның максаты - иң яхшы туклану урыны белән отельләрне билгеләү генә түгел, аларда сервис дәрәҗәсен күтәрүгә омтылыш тудыру да. Алар һәр турист, һәр клиент өчен көрәшергә тиеш. Мондый конкурслар уздыру практикасы бөтен дөнья буенча бар, без дә шул рәвешле республиканың җәлеп итүчәнлеген арттырырга булдык, - дип сөйләде ул Татарстандагы ресторан бизнесы һәм кунакчыллыкка багышланган матбугат конференциясендә.

Иң яхшы ресторан һәм отельны билгеләү дүрт этаптан торачак. Республика халкы яраткан туклану оешмасы һәм кунакханәсе өчен top-award.ru сайтына кереп онлайн тавыш та бирә ала. Конкурста катнашмый торганнары турында комментарийлар да калдырырга була. Чараны оештыручылар алар белән һичшиксез танышачак.

Казанны гастрономия туризмы юнәлеше буенча үстерү һәм милли ризыкларны популярлаштыру буенча кызыклы чаралар бездә еш оештырыла. Узган атнада, Туризм буенча федераль агентлык һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә, Казанда "Россиянең Гастрономия картасы" проектына старт бирелде. Проект кысаларында "Туган авылым" күңел ачу комплексында татар милли ашлары презентациясе үтте. Икенче ел рәттән «Тәмле Казан» фестивале оештырылды. Быелгы фестиваль барышында 12 тоннадан артык ризык, шул исәптән 2500 кыстыбургер ашалган һәм 7000 литрдан артык татар чәе эчелгән. Чарада шәһәребезнең 90нан артык кафе һәм рестораны, республика районнарыннан фермерлар катнашкан.

Сүз ризык турында чыккач, журналистлар Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановтан аның нинди ризык яратуын сорады.

- Барлык кухняны да яратып ашыйм, иң яраткан ризыгым исә каклаган каз, - диде ул.

Аның сүзләренчә, соңгы биш елда Казанда милли ризыклар тәкъдим итүче кафе-рестораннарның саны бик күпкә арткан. Һәр икенче туклану оешмасы милли ризыклар белән сыйлый, - ди ул.

Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading