16+

Толерантлык – гаиләдән башлана

Соңгы елларда кешелек проблемаларны тыныч юл белән хәл итү дигән нәрсәне бөтенләй белми башлады.

Толерантлык – гаиләдән башлана

Соңгы елларда кешелек проблемаларны тыныч юл белән хәл итү дигән нәрсәне бөтенләй белми башлады.

Халыклар арасындагы дуслыкның никадәр кыйммәтле әйбер булуын оныттылар. Шөкер, безнең республикада халыклар бер-берен аңлашып яши, башкалар өчен үрнәк булып торабыз. Бездә дини нигездә беркайчан да каршылыклар туганы юк.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан бүлеге республиканың җәмәгать эшлеклеләре, Казан шәһәр Думасы депутатлары, Казан югары уку йортлары вәкилләре, дин эшлеклеләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашында уздырган түгәрәк өстәлдә ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Тагиров шулай дип белдерде. "Казан - толерантлык башкаласы" исеме астында узган чарада җәмгыятьтәге, шул исәптән үзебездә күзәтелгән проблемалар турында да сүз булды. Ни өчен дигәндә, тормыштагы күп кенә проблемалар аркасында гаилә генә түгел, җәмгыять тә какшарга мөмкин. Моны булдырмас өчен иҗтимагый оешмалар кулларыннан килгәнчә, үз юнәлешләре буенча зур эшчәнлек алып барырга тиеш.

Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина ялгызлык проблемасын күтәрде. Аерылышучы гаиләләрнең дә күп булуын әйтеп узды.

Республикада ятимнәр йортларының саны кими башлаган. Әмма бу ятимнәрнең саны кимегән дигән сүз түгел. Балаларны тәрбиягә алучы гаиләләр арткан. Әмма инвалид балаларны алырга теләүчеләр бик аз. Иҗтимагый оешмалар әлеге проблеманы да үзара киңәшләшеп, бер-берләренә булышып хәл итәргә сөйләштеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов:

- Гаилә, аерым-аерым кешеләр барысы да ул җәмгыятьнең бер өлеше булып тора. Ир белән хатынның, күршеләр, шәһәрдәшләрнең үзара мөнәсәбәте - болар барысы да илдәге вазгыятьнең чагылышы, безнең киләчәгебез аның ничек булуыннан тора. Республикада милләтләр арасында тынычлык булсын өчен иҗтимагый оешмалар берләшеп эшләргә тиеш. Без бүген түгәрәк өстәл артында үзара таныштык, фикерләребезне белдердек, киңәшләштек. Чарага махсус Казан шәһәре администрациясеннән, минситрлыклардан вәкилләр чакырдык. Алар да безнең сүзебезне ишетсен, дидек. Алар да халык белән булырга тиеш, - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading