16+

«Тоткасыз чемодан»

Карганмый да түзеп булмый. Бик кыйммәткә төшә бит, шайтан алгыры, ул «фазенда» дигән нәрсә. Юлына гына күпме акча китә. Әле утына-суына түләргә кирәк. Шул алты сутый җир кишәрлеген шәхси милек итү өчен генә дә 5 мең сум тирәсе акча чыгып китте.

Карганмый да түзеп булмый. Бик кыйммәткә төшә бит, шайтан алгыры, ул «фазенда» дигән нәрсә. Юлына гына күпме акча китә. Әле утына-суына түләргә кирәк. Шул алты сутый җир кишәрлеген шәхси милек итү өчен генә дә 5 мең сум тирәсе акча чыгып китте.

Ә менә хатын бакча дисәң, үләргә дә риза. Яңа ел узу белән ул инде җыена башлый. Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, бакча «чире» белән «интегүче» гаиләләр саны бүген Россиядә инде 20 миллионнан артык. Бу якынча 60 миллион кеше дигән сүз. Алардан, ким дигәндә, 30 миллионы өчен 6 сутый нәкъ менә җан асрау максатында хезмәт итә. Ягъни алар дачага табигать һавасын сулап хозурлану, ял итү өчен түгел, ә үзенә, гаиләсенә ризык әзерләү өчен бара. Кайберәүләр шунда әле тавык ише кош-кортын да асрый. Һәрхәлдә, безнең «фазенда» урнашкан «Орловка»дагы бакчачылык ширкәтләрендә иртәсен әтәч кычкырган тавышлар еш ишетелә.
Россия Бакчачылар берлеге рәисе Василий Захарьящев сүзләренә караганда, илдә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продуктларының 60 (!) проценты нәкъ менә бакчачылар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлеше. Һәм бу сан азык-төлек бәяләренең тотрыксызлыгы аркасында һаман да арта.
Шунысын да әйтергә кирәк, бакчачылык ул - бүген хәерчелеккә төшкән миллионнарча кешеләр өчен бердәнбер ышанычлы яшәү чыганагы. Илдә социаль киеренкелекне күпмедер дәрәҗәдә тезгендә тоткан мөһим фактор да. Күпчелек төбәкләрдә, ниһаять, моны инде аңлый башладылар. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Ленинград өлкәсендә һәвәскәр бакчачыларга җирне бушлай өләшү турында карар чыгардылар.
Безнең республика биләмәсендә бүген 376,2 мең шәхси бакча исәпләнә. Аларның 216,3 меңе (56 проценты) дәүләт теркәвен узган. Шәхси бакчалар урнашкан тулаем мәйдан 28 мең гектардан артык. Бакчачылык хәрәкәте аеруча Казан һәм Чаллыда көчле. Анда яшәүче 700 меңнән артык кешене җиләк-җимеш, бәрәңге һәм бүтән яшелчәләр белән нәкъ менә шәһәр яны бакчалары тәэмин итә.
Дөрестән дә, бүген эшсезлек, азык-төлеккә, шул исәптән яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр күтәрелү кешеләрне үзләренең шул алты сутыйларына ныграк ябышырга мәҗбүр итә. Бу язда Казанда бакчачылар өчен кирәк-яраклар сата торган кибетләр утырту материаллары күләмен арттырган. Ләкин бакчачының проблемалары орлык, үсентеләр генә түгел бит. Республика бакчачылары съездын үткәрүгә багышланган киңәшмәдә бу өлкәдә аеруча еш очрый торган мөһим мәсьәләләргә тукталдылар. Мәсәлән, уртак милек саналган җир участокларының чиген билгеләү, бакчачылык ширкәтләрен су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, юлларны тиешле тәртиптә тоту, койма, электр үткәргечләр, скважиналар, янгын куркынычсызлыгы, чүп-чарны чыгару, милекне саклау һәм башка шуның ише бик күп проблемалар буенча җитди фикер алышулар булды. Бер үк вакытта хокукый мәсьәләләр дә күтәрелде. Әйтик, бакча кишәрлеген теркәү механизмын ничек итеп камилләштерергә? Ул бүген һич кенә дә канәгатьләнерлек түгел әле. Шулай ук салым түләү һәм башка мәсьәләләр дә бакчачы өчен мөһим сораулар.
Киләчәктә республикада бакчачылык хәрәкәтен үстерү буенча махсус программа төзелгәннән соң, боларның барысы да тиешенчә хәл ителер дигән өмет бар. Әлеге программа шулай ук бакчачылык хәрәкәтен даими игътибар үзәгендә тоту өчен бердәм орган булдыруны да күздә тота. Әгәр эшләр, дөрестән дә, болай барса, димәк, тиздән без дә «тоткасыз чемодан»ны каргаудан, ниһаять, туктарбыз, шәт!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading