16+

Түрәләр дә штраф түләячәк

Агымдагы елның 1 сентябреннән ЮХИДИ хезмәткәрләре белән җәяүлеләрнең аралашуын билгеләүче яңа документ үз көченә керде. Әлеге документ юлларда килеп чыккан бәхәсле очракларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк дип көтелә.

Түрәләр дә штраф түләячәк

Агымдагы елның 1 сентябреннән ЮХИДИ хезмәткәрләре белән җәяүлеләрнең аралашуын билгеләүче яңа документ үз көченә керде. Әлеге документ юлларда килеп чыккан бәхәсле очракларны булдырмый калырга ярдәм итәчәк дип көтелә.

ЭЭМның юл йөрү хәрәкәте өлкәсендә куркынычсызлык таләпләрен контрольдә тотучы әлеге административ регламентта инспекторларга төрле хәлләрдә үзен ничек тотарга кирәклеге төгәл язылган. Анда ничек итеп үзе белән таныштырырга, кайсы очракта машиналарны туктатырга, нәрсәгә нигезләнеп, машина хуҗасының документларын тикшерергә хокукы булуы турында аңлатма бирелгән. Мәсәлән, түрәләргә карата нинди алымнар кулланырга яравы да җентекләп язылган. Беркемгә дә сер түгел: түрәләр, юл йөрү кагыйдәләрен бозганда, алар габе белән һәлакәтләр булганда, үзләренең вазифаларыннан файдаланып, күп очракта җаваплылыктан җайлы гына котылалар. Андыйларны тоткарлаган яисә штраф салган инспекторлар үзләре гаепле булып калган очраклар да сирәк күренеш түгел.
Яңа регламент күп кенә бәхәсле хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Шулай ук анда ЮХИДИ хезмәткәрләре үз бурычларын дөрес үтәмәгән очракта ни эшләргә кирәклеге дә төгәл язылган. Регламент һәрбер постта контроль-профилактик бүлек булдыруны таләп итә. Һәрбер машина йөртүче, мондый хәлләргә юлыкканда, шул бүлекләргә мөрәҗәгать итә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading