16+

Туабыз да туабыз... яки «бэби-бум» дәвам итә

Быел Казанны туучылар буенча яңа рекорд көтә: 2012 елның 6 ае эчендә генә дә башкалада 9603 сабый якты дөньяга аваз салган.

Туабыз да туабыз... яки «бэби-бум» дәвам итә

Быел Казанны туучылар буенча яңа рекорд көтә: 2012 елның 6 ае эчендә генә дә башкалада 9603 сабый якты дөньяга аваз салган.

Бу, үткән ел белән чагыштырганда, якынча 1000 балага, ә 2010 елның беренче ярты еллыгы белән чагыштырып карасак, 2000 нарасыйга күбрәк дигән сүз. 2012 елда 19 мең баланың тууы көтелә. Әлеге хакта Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева хәбәр итте. Татарстан башкаласы туган балаларның саны белән Идел буе федераль округындагы халкы миллионга тигез булган Уфа, Самара, Пермь, Түбән Новгород кебек шәһәрләрне дә узып китә.
Элеккегечә, икенче һәм аннан соңгы бала алып кайтучылар күп. Яңа туган сабыйларның 54 проценты - гаиләдә беренче. Үткән еллардагы кебек үк, малайлар алдынгылыкны бирми - быел 5003 булачак батыр дөньяга аваз салган. Кызлар да алардан беразга гына калыша - аларның саны 4600гә тигез. Игезәк балаларның да артуы күзәтелә: алар 154.
Шулай итеп, быел туучыларның саны үткән елдагыдан 11 процентка арткан, үлүчеләр исә 4 процентка кимегән.
Альбина Шәвәлиева әйткәнчә, язылышучы парларның саны тотрыклы. Соңгы 6 айда 4502 гаилә барлыкка килгән. Таркалган гаиләләрнең саны бераз булса да кимегән: быел ул 2276га тигез (узган елны 2307 булган).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading