16+

Тукай бүләгенә кандидатлар ачыкланды

ТР Президенты каршындагы комиссиядә тәкъдим ителгән әсәрләр һәм хезмәтләр карап тикшерелгәннән соң, быел Республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар исемлеге тәгаенләнде.

Язучылар арасында Розалина Шаһиева, Клара Булатова, Камил Кәримов, Флёра Гыйззәтуллина, Нәбирә Бикчурова (Гыйматдинова), Рауль Мир-Хәйдәров иҗатлары мәртәбәле премиягә дәгъва кыла. Галимнәрдән Фәридә Салитова һәм Земфира Сәйдәшевалар музыка сәнгатенә кагылышлы хезмәтләре өчен премиягә тәкъдим ителә. Сәнгатькярләр арасында Айдар Фәйзрахманов, Илдус Якупов, Ренат Салаватов һәм Софья Кузьминыхның хезмәтләре югары бәяләнә. Архитекторлардан - И.Сәйфуллин, С.Шәкүров, А.Головин, З.Садыйков, А.Саттаров, А.Даишева, З.Галиуллин һәм Р.Зәбировлар күмәк башкарган эшләре өчен премия бүлешергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading