16+

Тукай районы егетләре «Давай поженимся!»да

«Тукай кияүләре Чаллы кәләшләрен эзли» дигән язма үзенә Беренче каналда бара торган «Давай поженимся!» тапшыруын әзерләүчеләрнең дә игътибарын юнәлткән.

Тукай районы егетләре «Давай поженимся!»да

«Тукай кияүләре Чаллы кәләшләрен эзли» дигән язма үзенә Беренче каналда бара торган «Давай поженимся!» тапшыруын әзерләүчеләрнең дә игътибарын юнәлткән.

Әлеге язма басылган «Челнинские известия» газетасы редакциясенә тапшыруның шеф-редакторы Наталья Ерохина шалтыратып, мәкалә геройларын үзләренә кунакка чакырган. Ул үз ягыннан Мәскәүгә килү өчен егетләргә самолетта очуга бушка билетлар һәм бөтен уңайлылыгы булган кунакханәдә түләүсез яшәү мөмкинлеген бирергә вәгъдә иткән. «Тукай районы егетләрен үз студиябездә күрүгә шат булыр идек. Без аларны иң яхшы кәләшләр белән таныштырачакбыз», - дигән Наталья Ерохина газета журналистына.
PS. «Челнинские известия» газетасы Тукай районының 89 авылында яшәүче 30-40 яшьләрдәге өйләнмәгән 430 ир-ат турында язган булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, алар турында ишеткән Чаллы, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче 21 кыз фотоларын, үзләре турындагы мәгълүматларны һәм телефон номерларын Тукай районы загсы сайтына җибәргән дә инде. Хәтта Читада яшәүче бер кыз да Тукай районына кәләш булып кайтырга әзер ди.
Сүз уңаеннан, «Давай поженимся!» тапшыруында катнашырга теләгән егет һәм кызлар Тукай районы загсы сайтына 704910@mail.ru адресы белән яза ала, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading