- Алар моннан кырык ел элек үк төзелгән. Яңарту өчен әлегә акча юк,-диде Игорь Куляжев.
Авария бригадалары, су җыелган урыннарга җәһәт кенә килеп, кое авызларын чистартулары нәтиҗәсендә, транспорт хәрәкәтенең туктап калуына ирек бирелмәгән. Яшел зоналардагы чабылган печән, гадәттә, җыеп алынмый, теләсә-кая чүп-чар ташлавыбызны дәвам итәбез. Печән дә, чүпләр дә кое авызларына килеп тыгыла.
Кайбер мәгънәсез "режиссерлар" Казанны су баскан сыйфаттагы фоторәсемнәрне интернетка куйган.
- Бу хәбәр дөрес түгел. Островский урамын су басу фоторәсеме 2008 елдагы вакыйга. Тиз генә Островский урамына бардык, анда бернинди су җыелу юк,-диде Игорь Куляжев.
Казанда су басу ихтималы булган урыннар бар, әлбәттә. Аның географик җирлеге дә "казан" ны хәтерләтә. Ләкин, компьютерда ялган хәбәр таратып, уйнап утыру бер дә килешә торган эш түгел. Казанны, шөкер, су басмады, тик казанлылар дәвамлы яңгырлардан зыян күрә. Моны шәһәр җитәкчеләре дә яшерми.
- Зур Армавир урамында авария хәлендәге агачлар ауды, алар зыян салмады. Дуслык, Коры Елга бистәләрендә шәхси йортларга су керү очраклары бар, - диде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов әйткәнчә, аларда июль башындагы җил-яңгырлар шактый күңелсезлекләр китергән.
- Сиксән агач ауды. Ишегалларында ауган 21 агач җиде машина өстенә төште. Агач 2 июльдә газүткәргеч өстенә авып, торбаны кәкерәйтте. Ремонт эшләре алып барылган сәгатьләрдә 158 шхси йорт газсыз калды. Газүткәргеч төзәтелде,-диде Сергей Миронов.
Идел буе һәм Вахитов районнары башлыгы Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, аларда 25 агач ауган. Бертуган Касыймовлар, Ершов, Хоровод урамнарында агачлар авып, машиналарны "кочаклаган". Беренче май, Борисково, Поповка бистәләрендәге кайбер шәхси йортларга су керә.
Беренче май (Первомайский) бистәсендә яшәүчеләр язгы якта гына су басулардан җәфалана иде. Быелгы яңгырлар җәй буе тынгы бирми. Әлеге бистәдә Кабан күле буендагы яңа йортлар балчык түшәлеп, күтәртеп салынган. Шул сәбәпле, су китми. Заманында казылган ерганаклар (дренаж) чүп-чар белән тулган, су ага алмый. Беренче май бистәсендә яшәүчеләр бу хәлләргә зарланып, "Шәһри Казан" газетасы редакциясенә дә мөрәҗәгать иттеләр.
- Гадел Кутуй урамында җил бер йортның түбәсен кубарып ташлады,- дип сөйләде Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров. - Халитов, Арбузов, Мир, Халезов, Зорге, Кутуй урамнарында һәм Нагорный бистәсендә су җыела торган урыннар бар.
Комментарийлар