16+

Тыйнаклыктан башланган уңыш юлы

Дөньякүләм матурлык бәйгесендә җиңгән берәр гүзәлнең ни турында хыяллануын әйтергә, уйларын «укырга» кушсалар, нәрсә дияр идегез? Нинди күлмәк алырга да, тырнакны нинди төскә «катырырга» дип баш ватадыр, өстәвенә, конкурста җиңүен белгәч, борыны чиләк элеп куярлык булып күтәрелгәндер - уйларыгыз, мөгаен, шул тирәдәрәк бөтереләдер.

Тыйнаклыктан башланган уңыш юлы

Дөньякүләм матурлык бәйгесендә җиңгән берәр гүзәлнең ни турында хыяллануын әйтергә, уйларын «укырга» кушсалар, нәрсә дияр идегез? Нинди күлмәк алырга да, тырнакны нинди төскә «катырырга» дип баш ватадыр, өстәвенә, конкурста җиңүен белгәч, борыны чиләк элеп куярлык булып күтәрелгәндер - уйларыгыз, мөгаен, шул тирәдәрәк бөтереләдер.

Яшереп-нитеп торасы юк, минем бәяләмәм дә шуннан ары китми иде. Нәрсә-нәрсә, тик җиңүче гүзәлкәйдән: «Мәктәбемне сагындым, сыйныфташларымны һәм укытучыларымны бик күрәсем килә», - дигән ихлас теләк ишетермен дип башыма да китермәгән идем.
Әйе, Казан кызы Сабира Китаева мәктәп укучысы гына әле. Быел 5 нче сыйныфка барырга җыена. Шул ук вакытта төрледән-төрле матурлык бәйгеләрендә бер кочак җиңүләре бар аның. Күптән түгел VIII Халыкара балалар матурлык һәм сәләт конкурсында да якташыбыз «Галәмнең кечкенә миссы-2013» титулына лаек дип табылды. Татар кызларының дөньякүләм танылган матурлыгын тагын бер тапкыр раслады кызчык.
Борыны да бер дә күтәрелмәгән, «йолдызлык чире» дә кагылмаган Сабирага. Тыйнак татар кызының менә дигән үрнәге! Грузиянең Батуми шәһәрендә узган конкурста АКШ, Бразилия, Украина, Непал, Әрмәнстан һәм Россиядән җыелган көндәшләрен артта калдырып, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән көмеш таҗны Татарстанга - Казанга алып кайткан ул. Бәйге барышында Сабира татар, рус һәм инглиз телләрендә республикабыз белән таныштырган, «Читекләр» биюен башкарган, Мэри Поппинс образында һәм матур бал күлмәгендә сәхнәдә йөреп күрсәткән. «Үзем французча, грузинча сүзләр өйрәндем, башкаларны татарчага өйрәттем», - дип тыйнак кына елмая кыз. Тыйнак дигәннән, кызында бу сыйфатның кирәгеннән артык булуын күргән әнисе Энҗе ханым аны матурлык студиясенә алып килгән дә инде. «Мәктәпкә бөтен дәресләрне хәзерләп бара, менә такта янына чыгарга йә басып җавап бирергә ояла, кеше арасында бөтенләй югалып кала иде», - дип искә ала әни кеше. Студия кызны ачарга ярдәм иткән.
Энҗе Китаева Сабираның мәктәп көндәлеген ачып күрсәтә. «Менә карагыз: бу көнне кергән 4 дәрестән кызым 9 бишле алган, шуның икесе зур плюс тамгасы белән дә әле!» - ди ул, горурланып. Матурлык бәйгеләрендә генә йөри, укырга вакыты да калмый дигән хаталы фикерне җимерергә тели ана. Белем алырга да, дөнья күрергә дә, Татарстанның данын якларга һәм татар кызларының гүзәллеген тагын бер кат дәлилләргә дә өлгерә Сабира. Боларның гаиләләре бик байдыр, әнисе хуҗабикәдер, дип уйларсыз. Юк, Сабираның әтисе дә, әнисе дә - табиблар. Шуңа өстәп, Энҗе ханым медицина фәннәре кандидаты да икән әле. Хәзерге вакытта докторлык диссертациясе язу һәм Сабираның яшь ярымлык сеңлесен тәрбияләү белән мәшгуль.
«Үскәч тә төрле бәйгеләрдә катнашуымны дәвам итәр идем», - ди җиңүче кыз, тик үзен әти-әнисе кебек, тулысынча табиб һөнәренә багышларга тели. Әле ул 5 нче сыйныфта гына, әле барысы да алда. Тагын бик күп төрле теләкләре барлыкка килер, бәлки, максатлары да үзгәрер аның.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading