16+

Украина качаклары: “Татарстанда күрсәтелгән барлык ярдәм өчен рәхмәтлебез”

Октябрь ахырында Россия Хөкүмәте Украина качаклары өчен вакытлыча урнаштыру пунктлары оештырган төбәкләргә акча күчерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте.

Украина качаклары: “Татарстанда күрсәтелгән барлык ярдәм өчен рәхмәтлебез”

Октябрь ахырында Россия Хөкүмәте Украина качаклары өчен вакытлыча урнаштыру пунктлары оештырган төбәкләргә акча күчерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте.


Бишенче декабрьдән Россиянең Федераль миграция хезмәте белән Тышкы эшләр министрлыгы раслаган исемлеккә кермәгән торак пунктларыннан килгән Украина кешеләре вакытлыча урнаштыру пунктларыннан чыгарылырга тиеш, дигән пункт үз көченә керде. Ә ике айдан льготалы категорияләргә кермәгән барлык Украина гражданнары китәргә тиеш.

14 декабрь мәгълүматлары буенча Казандагы алты вакытлыча урнаштыру пунктында 518 кеше тора, шуларның 351е 60 көн эчендә, ягъни 2016 елның 3 февраленә кадәр урыннарын бушатырга тиеш, ә хезмәт яраксыз ялгыз 169 кешенең пунктларда тору вакыты чикләнмәгән. 5 декабрьдә китәргә тиешле 71 кешенең 35е китте инде, социаль яктан якланмаган 17 Украина гражданины Татарстан бюджеты хисабына яшәүләрен дәвам итә, 16 кеше үз акчасын түләп тора. Республика буенча исәдүрт райондагы 11 вакытлыча урнаштыру пунктында 821 Украина гражданины яши.

5 декабрьдә беренче пунктка кергән үзгәрешләр нигезендә, вакытлыча урнаштыру пунктларында торуны финанслау билгеле бер гражданнар өчен генә каралган. Исемлек РФ Федераль миграция хезмәте белән Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан билгеләнгән, анда 864 торак пункт кергән.

"Кварт" кунакханәсе, ягъни Украина качакларын вакытлыча урнаштыру пунктларының берсен җитәкләүче Валентина Тюнина сүзләренчә, аларда 134 кеше торуын дәвам итә. Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелгәннән бирле 7 кеше киткән. Тюнина сүзләренчә, Украина качаклары канәгатьсезлек белдерми.

- Алар монда вакытлыча гына торырга килгәнлекләрен алдан ук белделәр бит. Хәзер шәһәрдә кемдер торак эзли, кемдер кире кайтып китәргә җыена - һәркемнең үз планнары, - дип сөйләде кунакханә җитәкчесе.

Украина качагы, Донецкидан килгән Ирина Храновская, ярдәм күрсәткәннәре өчен, зур рәхмәтен җиткерә. Ул, социаль яктан якланмаган кеше буларак, кунакханәдә кала. Киләчәккә планнары булмаса да, туган ягына бик кайтасы килә. Әмма, аның сүзләренчә, Донецкида вазгыять тагын катлаулана башлаган.

Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading