16+

Укымышлылар авыл хуҗалыгын кайгырта

Көзге уҗымнар киләсе елда яхшы уңыш бирсен өчен 45-60 көн буе һава температурасының биш градустан түбән булмавы кирәк. Бүгенге көндә уҗымнар беренче чыныгуларны уза. Шул ук вакытта үсентеләр үзләренә углевод туплыйлар. Болар турында журналистлар белән булган очрашуда Татарстанның авыл хуҗалыгы Фәнни-тикшеренү институты белгечләре сөйләде. Быел җирдә дымның җитәрлек булуы аларның...

Укымышлылар авыл хуҗалыгын кайгырта

Көзге уҗымнар киләсе елда яхшы уңыш бирсен өчен 45-60 көн буе һава температурасының биш градустан түбән булмавы кирәк. Бүгенге көндә уҗымнар беренче чыныгуларны уза. Шул ук вакытта үсентеләр үзләренә углевод туплыйлар. Болар турында журналистлар белән булган очрашуда Татарстанның авыл хуҗалыгы Фәнни-тикшеренү институты белгечләре сөйләде. Быел җирдә дымның җитәрлек булуы аларның...

Көзге уҗымнар киләсе елда яхшы уңыш бирсен өчен 45-60 көн буе һава температурасының биш градустан түбән булмавы кирәк. Бүгенге көндә уҗымнар беренче чыныгуларны уза. Шул ук вакытта үсентеләр үзләренә углевод туплыйлар. Болар турында журналистлар белән булган очрашуда Татарстанның авыл хуҗалыгы Фәнни-тикшеренү институты белгечләре сөйләде. Быел җирдә дымның җитәрлек булуы аларның үсешенә, әлбәттә, яхшы йогынты ясады. Шулай да, бөртекләрнең нәкъ үз вакытында җиргә салынуы бик кыйммәт. Мәсәлән, 25 августка хәтле чәчелгән кайбер культуралар артыграк үсеп киткән.
Белгечләр киләсе ай башында терлекчелек буенча IV Россия күләмендәге «Терлекчелек тармагында яңа технологияләр, проблемалар һәм аларны чишү юллары» дип исемләнгән фәнни-практик семинар үткәрергә җыеналар. Казанга Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Фәнни-тикшеренү университеты директорлары, терлекчелек тармагын өйрәнүче галимнәр, югары уку йортларыннан, агрофирмалардан, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, Мәскәү, Уфа, Киров һәм башка шәһәрләрдән белгечләр килер дип көтелә.
Авыл хуҗалыгы тармагы фән белән бергә атлый икән, димәк, уңышлар да, шуңа бәйле рәвештә хезмәт хаклары да артырга тиештер. Әйдәгез, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең акча янчыгына күз салыйк. Агымдагы елның 9 аена бирелгән күрсәткечләр буенча, ТР авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 11600 сум - үсеш 18 процентны тәшкил итә. Иң югары хезмәт хакы Тукай районында түләнә - 20600 сум тирәсе. Яшел Үзән районында уртача хезмәт хакы 16530 сум, Питрәчтә - 14866 сум. Ә Менделеевск, Чирмешән һәм Чистай районнарында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә эш өчен, киресенчә, 9 мең сумнан кимрәк түләнә.
Республика хуҗалыкларында исә иң зур хезмәт хакын Тәтеш районының «Сафиуллов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре ала - 18165 сум. Әлки районының «Хузангай» хуҗалыгында ул - 17001 сум, Буаның «Авангард» җәмгыятендә 16180 сумны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading