16+

Укырга барганчы, ял итеп кал!

Эх, лагерьга барырга өлгермәдем, дип уфтанырга ашыкма. Август бар бит әле! Бөтен эшләреңне калдырып тор да сумкаңны тутыра башла. Яңа уку елы башланганчы рәхәтләнеп ял итеп калырга да кирәк бит. Махсус синең өчен августта лагерь сменалары исемлеген тәкъдим итәбез.

Укырга барганчы, ял итеп кал!

Эх, лагерьга барырга өлгермәдем, дип уфтанырга ашыкма. Август бар бит әле! Бөтен эшләреңне калдырып тор да сумкаңны тутыра башла. Яңа уку елы башланганчы рәхәтләнеп ял итеп калырга да кирәк бит. Махсус синең өчен августта лагерь сменалары исемлеген тәкъдим итәбез.

- Биектау районында урнашкан «Костер» сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге ел дәвамында эшли. Август аенда «SаMоSтоятельные дети» һәм «Юные спортсмены» сменалары 6-18 яшьлек балаларны кабул итәчәк. 20-29 август көннәрендә узачак сменага спортны, табигатьне яраткан, мөстәкыйль тормышка әзерләнергә теләгән укучыларны көтеп калалар.
- Җәйнең соңгы ае дип мөселман лагерьлары да үз эшләрен туктатмый. Әлмәт районында 6-19 августта 15-25 яшьлек кызлар өчен махсус смена ачылачак. Анда Коръән укытуга зур басым ясалачак. 20-25 август көннәрендә исә, Әлмәт мәдрәсәсенә керергә теләүче абитуриентлар өчен, курслар уздырылачак. Биредә, укыту белән беррәттән, ял итү чаралары да оештырылыр дип көтелә.
- Компьютер белән җенләнгән балалар «Байтик» лагерен сайлый ала. «Крутушка» шифаханәсе янәшәсендә урнашкан лагерьда 3-18 август көннәрендә «ТелеБайтик-җәй 2012» сменасы узачак. Монда 6-11 нче сыйныф укучылары өчен төрле мастер-класслар, телевидениегә бәйләнеше булган кызыклы шәхесләр белән очрашулар оештырылачак.
- «Сәләт» турында ишеткән балалар «Шәхес» аланы барлыгын да беләдер, шәт. Быел смена 7-24 август көннәрендә узачак. Аланның максаты - конкуренциягә сәләтле шәхес тәрбияләү. Лагерьга путевка 6800 сум тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading