16+

Укытучыларның уртача хезмәт хакы 60 процентка артты

Кичә Арчада республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Быел ул «Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр» дигән темага багышланды.

Укытучыларның уртача хезмәт хакы 60 процентка артты

Кичә Арчада республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Быел ул «Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр» дигән темага багышланды.

Август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, депутатлар, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, мәгълүмати-методика үзәкләре директорлары һәм методистлары һ.б. катнашты.
Республика киңәшмәсенең быел Арчада уздырылуы юкка гына түгел. Биредә тәҗрибә уртаклашырлык әйберләр күп. Бердән, монда татар теленә өйрәтү буенча «Ана теле» дистанцион белем бирү проекты уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылып килә, шулай ук укучыларга мәктәптә башлангыч һөнәри белем бирү, мәктәптән тыш вакытны оештыру эше дә мактауга лаек. «Билгеле, файдалы тәҗрибә республиканың башка районнары һәм шәһәрләрендә дә бар. Татарстанда белем бирү системасы уңай динамика кичерә. Зур күләмле федераль һәм республика проектларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, аның матди, технологик базасы яхшырды. «Киләчәк» белем бирү стратегиясе тормышка ашырыла», -диде Президент, дип яза «Татар-информ». Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: «Белем бирү системасын яңарту өчен иң мөһиме - кирәкле күнекмәләргә һәм компетенциягә ия булган педагог шәхесе. Һәр укытучы һәм тәрбияченең үсеп килүче буынга белем бирү буенча иң яхшы методикаларны һәм технологияләрне белүе зарур».
ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның әйтүе буенча, 2013 елның беренче яртыеллыгында укытучыларның уртача хезмәт хакы 60 процентка арткан. Бүгенге көндә ул 29 мең 900 сумга тигез. Балалар бакчалары тәрбиячеләренең уртача хезмәт хакы исә 72 процентка үскән. Ул 20 мең 200 сумга тигез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading