16+

«Ун көнгә түзегез»

Март аеның уртасына да җитеп киләбез. Ләкин кыш саубуллашырга ашыкмый: йә буран туздыра, йә бозлавык ясап куя.

«Ун көнгә түзегез»

Март аеның уртасына да җитеп киләбез. Ләкин кыш саубуллашырга ашыкмый: йә буран туздыра, йә бозлавык ясап куя.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов мәгълүмат биргәнчә, кыш дәвамында Казаннан 526 мең тонна кар чыгарылган, шуның 31 мең тоннасы - март аенда башкарылган эш күләме. Синоптиклар сүзенә караганда, башкалада мартның ун көнендә 13 мм кар яуган. Бу - айлык уртача норманың 46 проценты. Шәһәр урамнары юлларын кардан чистартырга көн саен 581 берәмлек техника чыга. Тротуарларны 482 эшче җыештыра, алар карамагына 8 махсуслаштырылган техника тапшырылган. Узган атнада 120 кеше 370 йортның авыш түбәсеннән кар төшергән.
Мэр Илсур Метшин тротуарларның, җәмәгать транспорты тукталышларының начар җыештырылганлыгын искәртте. «Һава температурасының кискен үзгәреп торуы бозлавыклар хасил итә. Тагын ун көнгә түзик инде, көннәр җылына башлагач, бозлавыклардан котылырбыз», - диде ул шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading