16+

Унбере үтте, җидесе калды

Татарстан Республикасында 2 апрельдән үткәрелә башлаган «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлеге праймеризының бу атнада унберенчесе үтте.

Унбере үтте, җидесе калды

Татарстан Республикасында 2 апрельдән үткәрелә башлаган «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлеге праймеризының бу атнада унберенчесе үтте.

Казанда узган әлеге партия эчендә якынча тавыш бирү чарасында сайлаучылар каршында 17 кандидат чыгыш ясады. Алар арасында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина һәм башкалар бар, дип хәбәр ителә «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлегенең рәсми сайтында. Бу Казанда уздырылырга тиешле праймеризның өченчесе булды (барлыгы 4 мәйданчыкта үткәрү ниятләнелә).
Исегезгә төшерәбез, республикада якынча тавыш бирү чарасы барлыгы 18 мәйданчыкта үткәрелергә тиеш. Аның соңгысы 28 апрель көнне Чистайда оештырылачак. Һәр мәйданчыкта якынча 18-20 кандитат чыгыш ясый. Соңыннан, праймериз нәтиҗәләре буенча, V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка тәкъдим итү өчен кандитатуралар билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading