16+

Унбиш кат бәхетлеләр: Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар унбиш бала үстерә

Балтач районының Пыжмара авылында яшәүче Алсу белән Хәбир Мөхәрләмовлар унбиш бала үстерә дигәнне ишеткәч тә беренче уебыз «барысы да үзләренеке түгелдер, тәрбиягә алганнары белән шулай килеп чыгадыр» булды. Ялгышканбыз - унбише дә үзләренеке! Гаиләдә тугыз малай, алты кыз. Иң олы улларына быел 29 яшь тула, ә иң кечкенәләренә - 5...

Унбиш кат бәхетлеләр: Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар унбиш бала үстерә

Балтач районының Пыжмара авылында яшәүче Алсу белән Хәбир Мөхәрләмовлар унбиш бала үстерә дигәнне ишеткәч тә беренче уебыз «барысы да үзләренеке түгелдер, тәрбиягә алганнары белән шулай килеп чыгадыр» булды. Ялгышканбыз - унбише дә үзләренеке! Гаиләдә тугыз малай, алты кыз. Иң олы улларына быел 29 яшь тула, ә иң кечкенәләренә - 5...

Балтач районының Пыжмара авылында яшәүче Алсу белән Хәбир Мөхәрләмовлар унбиш бала үстерә дигәнне ишеткәч тә беренче уебыз «барысы да үзләренеке түгелдер, тәрбиягә алганнары белән шулай килеп чыгадыр» булды. Ялгышканбыз - унбише дә үзләренеке!
Гаиләдә тугыз малай, алты кыз. Иң олы улларына быел 29 яшь тула, ә иң кечкенәләренә - 5 яшь. Балаларның сигезе инде төп йорттан чыгып киткән, әти-әниләре янында җидесе генә калган. Аларның бишесе мәктәптә укый, икесе балалар бакчасына йөри.
- Бөтенебез бергә җыелганда, өйдә егерме биш кеше булабыз, әмма барыбыз да берьюлы җыелып бетә алган гына юк. Нишләп егерме биш дисездер. Хәлил, Шамил, Альберт өйләнде, Айсылуыбыз кияүгә чыкты. Дүрт оныгыбыз да бар инде. Улларыбыз армия­дә хезмәт итеп кайттылар, хәзер икесе Казанда, берсе Балтачта яши, төзелештә эшлиләр. Рамил белән Инсаф та Казанда, алар да эшли. Бер улыбыз Казанда йорт җиткезеп ята. Асафыбыз быел ветеринария академиясен тәмамлый, Гөлүсәбез медицина көллиятендә белем ала. Аллага шөкер, Казан барысын да сыйдыра, - дип елмая Алсу ханым.
- Гаилә зур булгач, үзенең җиңеллекләре дә, авырлыклары да бардыр инде, - дибез.
- Нәрсә нәрсә, эш эш­ләргә җиңел. Дәррәү кайталар да ярты көндә эшне дә бетерәләр. Малайлар ишегалдында, кызлар йортта мәш килә. Хәзер генә шулай ансат, бик кечкенә вакытларында җиңел булмады. Балаларны карашырга яныбызда әби дә, бабай да юк. Алар күрше авылда яшиләр. Олылары үсә башлагач, җайлаштык, алар кечкенәләрен карады. 2010 елда хөкүмәт ярдәме белән ике катлы йорт салып кердек, беренче Президент Минтимер Шәймиев «Фиат» машинасы да бүләк итте. Абзар тулы хайваныбыз бар, ике сыер, бозаулар, сарыклар, каз, үрдәк, тавык - авыл җирендә нәрсә асрарга була, бары да бар. Бәрәңгесен дә күп итеп утыртабыз. Элек терлекне үстереп сата да идек, хәзер саткан юк, балалар күп булгач, ашатырга да, кунакка кайткач, күчтәнәч итеп тә төяп җибәрергә кирәк. Сыерлар икәү булгач, кайчакта сөтләрен саткалыйбыз да. Тырышабыз үзебезчә, улларыбызга туйлар үткәрдек, кызны да зурлап озаттык.
Бу хәтле бала исемен бутап та бетерергә буладыр, дип көлешәбез үзебезчә. Булгалый икән. Башта: «Бөтен авылны бутамаганны бутамыйбыз инде», - дисәләр дә, ике кат санаганда да буталып бетте өйдәгеләр. Дөресе исә болай: Хәлил, Шамил, Рамил, Альберт, Айсылу, Асаф, Инсаф, Гөлүсә, Ранил, Гөлинә, Гөлчәчәк, Алия, Данил, Илүс, Зөһрә. Алардан кала әле өч килен, бер кияү, дүрт онык та бар бит. Киленнәре дигәннән, Мөхәрләмовларның иң олы улларының тормыш иптәше Альбина әлеге гаиләгә килен булып төшүенә сөенеп бетә алмый.
- Аллага шөкер, каенана белән каенатамнан да, иремнән дә бик уңдым. Кияүгә чыкканда таныш-белешләр арасында, күп балалы гаиләгә килен булып барырга курыкмыйсыңмы, дип әйтүчеләр дә булды. Минем әниемнәр дә гаиләдә сигез бала булган. Аларның үзара дус-тату, ярдәмчел булуларын күреп үстем. Шуңа да тормыш итәр өчен күп балалы гаиләдә үскән егет яхшы булачак дип уйладым, ялгышмадым да. Ирем Хәлил гаиләдә иң олысы, ул һәрчак әти-әнигә авырлык китермим, туганнарымны борчымыйм дип яши. Эне-сеңелләренә дә үрнәк абый. Үзе артыннан аларны да ияртеп бара. Балалар үзара бердәм, бер-беренә булышып яшиләр. Ты­рышлар да, бер энесе фатир, икенчесе бүлмә сатып алды, без йорт җиткезеп ятабыз. Баланы күпсенергә кирәкми, ул беркайчан да артык булмый. Бала - бәхет бит ул.
Унбиш балага тормыш биргән Мөхәрләмовлар унбиш кат бәхетле булып чыга түгелме соң?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading